Бәйрәмнәр белән!
Хөрмәтле райондашлар! Бүген без әһәмиятле бәйрәмнәрне – Республика, Баулы шәһәре, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көннәрен билгеләп үтәчәкбез.
Шәһәр көне – барлык халыкны берләштерүче үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне һәрберебез үзен патриот һәм гражданин итеп хис итә. Бүген көндәлек хезмәтләре белән шәһәр үсешенә өлеш кертүчеләргә, аның иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең энергиягез, хезмәт сөючәнлегегез, иҗади һәм интеллектуаль потенциалыгыз Баулының алга таба үсешенә хезмәт итсен.
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне – шулай ук безнең өчен төп бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге ике вакыйганы бергә билгеләп үтүнең дөреслеген еллар раслады. Безнең шәһәр елъязмасы нефть сәнәгатенең үсеш тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Беренче нефть чыгаручылар энтузиазмы, аларның ныклыгы һәм профессиональлеге нигезендә яраткан шәһәребез үсеп чыкты.
Бәйрәм алды көнендә без бүген Россиянең чәчәк атучы һәм уңышлы регионнарының берсендә яшәвебезне һәм эшләвебезне дә әйтмичә булдыра алмыйбыз. Шуңа күрә Республика көне – безнең өчен Татарстанның күпмилләтле халкын берләштерүче тантаналы бәйрәм.
Чын күңелдән туган ягыбызның алга таба да чәчәк атуын, ә сезгә, кадерле якташлар – яңа казанышлар, уңышка ышаныч, яраткан шәһәребез хакына рухландырып эшләвегезне телим. Бу бәйрәм көннәренең тантаналы кәефе барыбызны да бер-беребезгә якынайтсын!
Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,
Баулы муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев