Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бәйрәмең белән, таксист!

22 мартта бөтен дөньяда таксистлар һөнәри бәйрәмнәрен – Халыкара таксист көнен – билгеләп үтә. Безнең редакция дә әлеге датаны читләтеп үтмәде, таксида эшләү өстәмә керем чыганагы булган баулылар турында язма әзерләде.

Баулыда такси хезмәтеннән файдаланмаучы кеше юктыр, мөгаен. Ул безгә кичләрен, маршрут автобуслары эшләрен туктаткач, шулай ук ял көннәрендә аеруча ярдәмгә килә. Билгеле бер күләмдә акча түләп, теләгән җиреңә машинада утырып бару бик уңайлы. Ә таксист булып эшләүчеләр акча эшләүнең ни өчен әлеге ысулын сайлаганнар, такси йөртүче булып эшләү кыенмы?

Таксида ир-атлар белән бер рәттән гүзәл затларның да эшләвенә игътибар итми калмагансыздыр, мөгаен. Без гомеренең ике елын таксист хезмәтенә багышлаган Гүзәл исемле кыз белән аралашуга ирештек. Гүзәл (фамилиясен күрсәтүдән баш тартты) үзе “Баулы-информ”га сөйләгәнчә, ул вакытларда ул, ике көн эшләп, ике көн ял иткән. Һәм ике буш көнендә акча эшләргә булган.

Берникадәр вакыт узгач, эшендә кыскартуга эләккәч, такси аның төп керем чыганагына әверелгән.

Гүзәл әйтүенчә, таксистлар арасында хатын-кызлар шактый,  30 процентка якын.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Тулырак мәгълүматны  “Хезмәткә дан” газетасының 20 март санында укыгыз

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев