Бәйрәм көнне кайларга барырга?
24 август көнне баулылар Татарстан Республикасы көнен, Баулы шәһәре көнен, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәк.
Бәйрәм чаралары программасы
Октябрь мәйданы
12:00 – 15:00
- “Милли мозаика” милли-мәдәни үзәкләр фестивале
- “Баулы БазАрт” декоратив сәнгать осталары ярминкәсе
- “Чәй ишегалды” фестивале
- Интерактив мәйданчыклар эше: (балчыктан эшләнмәләр ясау мастер-классы, гипс фигуралар буяу мастер-классы, коймак пешерү мастер-классы)
- Бәйрәм фотозоналары
- Урам театры (Әлмәт шәһәреннән)
- “Модем” пластика һәм бию театры чыгышы (Октябрьский шәһәреннән)
- Көрәш фестивале (милли, грек-рим, билбау).
- Сабын куыклары тамашасы (Әлмәт шәһәреннән) - Поролон-шоу (Әлмәт шәһәреннән) - “Доктор Неболейкин” урам курчак театры (Әлмәт шәһәреннән)
Шәһәрнең түбәнге өлешендәге парк
15:00 – 16:00
- “Family Fest” гаилә конкурсы
- Бала коляскалары парады
- “Вело Парад” - “Супер Гонки” радио белән идарә ителешле машина модельләре конкурсы
- Концерт программасы
Пионер урамындагы мәйданчык
16:00
- Хәрби һәм ретро-техника фестивале
- “Баулы – туган ягым” фотосурәтләр күргәзмәсе
“Нефтьче” стадионы
17:00 - 21:00
- Гастрономик зона, “Милли кухня фестивале”
- “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы - Рифат Зарипов чыгышы
- Казаннан “Барбара Бэнд” кавер-төркеме чыгышы
- “Фейерверк-тамаша”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев