Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Быел Баулыда җиде ишегалды ремонтланачак

2021 елда Баулы районында “Безнең ишегалды” программасы буенча җиде ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә һәм 27нче микрорайонда – берешәр, түбәнге өлешендә – өч, үзәк өлешендә – ике ишегалды. Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров хәбәр итте.

Былтыр бу программа буенча Баулыда 16 ишегалды ремонтланды, – аларның барысы да шәһәрнең үзәк өлешендә һәм микрорайонда урнашкан йортлар ишегаллары. Данияр Бакиров сүзләренә караганда, әлеге ишегалларында юл эшләре төгәлләнгән, балалар мәйданчыкларын урнаштырасы гына калган.

“Бу ишегалларында төп эшләр инде башкарылды, балалар мәйданчыкларын урнаштыру эше 30 процентка үтәлде, – дип хәбәр итте Данияр Бакиров. – Мәйданчыкларның элементлары әле җитештерүче складларында. Кар эреп, җирләр кипкәч, аларны китереп урнаштырачаклар”.

Агымдагы елда моңа кадәр ремонт программасына кертелмәгән җиде ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла, алар – Зиновьев урамындагы 7-14нче йортлар, Гоголь урамындагы 5-5А санлы йортлар, Энгельс урамындагы 50нче, Горький урамындагы 4нче, Салих Сәйдәшев урамындагы 19-19А санлы йортлар, Киров тыкрыгындагы 7нче, Пушкин урамындагы 21нче, Островский урамындагы 5нче; Калинин урамындагы 40нчы, 42нче, 48нче йортлар, Калинин урамындагы 44нче, 46нчы йортлар, Чапаев урамындагы 21нче, 23нче йортлар ишегаллары. Бу ишегаллары территорияләре комплекслы төзекләндерелмәгән, кайберләрендә совет заманнары атынгычлары һәм карусельләре дә бар.

Ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектларын эшләгәндә, йортларда яшәүчеләрнең теләкләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алынган, халык белән фикер алышулар үткәрелгән.

“Декабрьдә, барлык ишегалларын йөреп чыгып, кешеләрнең теләкләрен белдек. Алар төрле фикерләр белдерделәр. Машиналары булган кешеләр ишегалларында парковкалар булуын тели, балалы әниләрне балалар мәйданчыклары кызыксындыра, өлкәннәргә ял итү зоналары, беседкалар кирәк, – ди Данияр Бакиров. – Барлык фикерләрне тыңлаганнан соң, уртак фикергә килдек. Хәзерге вакытта проектны Казан белгечләре белән килештерү бара. Халык белән кабат очрашулар булачак, аларны әзер проект белән таныштырачакбыз. Шәһәрлеләр ишегалларының төзелкәндерүдән соң ничек үзгәрәчәген күрәчәкләр”.

Агымдагы елда Баулы районына ишегалларын төзекләндерүгә республика бюджетыннан 99,7 миллион сум акча бүленгән, 84 миллионы – юл эшләренә, 7,8 миллионы – кече архитектура формалары алуга, 7,8 миллионы – яктырту челтәре урнаштыруга.

.

 

“Халык җыеннары үткәргәч, кар эрегәч, төзүчеләр ремонт эшләренә керешәчәк. Территорияләрне төзекләндерү алдыннан, башкарма комитет һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар акчаларына коммуникацияләрне алыштыру, коеларны ремонтлау һәм алыштыру планлаштырыла. Эш төрләре һәм аларның күпмегә төшәчәге билгеле. Хәзерге вакытта инерт материаллар, брусчатка, бордюрлар сатып алу бара. Барысы да һава торышына бәйле”, – дип өстәде Данияр Бакиров.

“Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыру кысаларында ишегалды территорияләрендә юлларны ремонтлау, тротуарлар төзү, эскәмияләр һәм урналар кую, яктыртуны җайга салу, ком капламлы балалар уен мәйданчаклары урнаштыру күздә тотыла.

Ишегалды территорияләрен ремонтлау эшләрен 1 сентябрьгә төгәлләү планлаштырыла.

“Шәһәрлеләр үтенече буенча, балалар мәктәпкә төзелеш материаллары өстеннән түгел, ә яңа һәм матур тротуарлардан барсын өчен, ишегалларын төзекләндерүне җәй көне, яңа уку елы башланганчы төгәлләргә телибез”, – дип йомгаклады сүзен Данияр Бакиров.

Ләйсән Галимова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев