Буыннар истәлеге
Хәтер һәм матәм көне уңаеннан, укучыларның Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турындагы иншаларын тәкъдим итәбез
“Дошман пулясы” номинациясендә җиңгән бәйгече:
Диләрә Фәррахова, Поповка мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы
Сугыш... Хәзерге буын аның турында нәрсә белә соң? Сугышны без фильмнар, китаплар аша гына күз алдыбызга китерә алабыз. Ә аның чынлыкта ничек икәнен без сугыш кичкән кешеләр яки аларның туганнары сөйләгәннәре аша беләбез. Бу фаҗига кагылмаган бер генә гаилә дә юк., һәр кеше күңелендә сугышта булган якыннары турында хатирәләр яши.
Мин башлангыч сыйныф укытучысы Татьяна Александровна Фонакова белән әңгәмә кордым. Ул миңа фронт кичеп кайткан бабасы хакында сөйләде. Ул немецларда әсирлектә дә булган.
– Исәнмесез, Татьяна Александровна! Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 78 ел вакыт узды. Кайсы туганнарыгызга бу дәһшәтле сугышта булырга туры килгән?
– Минем әниемнең әтисе сугышта булган.
– Бабагыз турында сөйләгез әле.
– Бабам Александр Степанович Беляев 1913 елның 10 февралендә Оренбург өлкәсе Северный районының Рус Кандызы авылында туган.
– Татьяна Александровна, бабагыз сөйләгән вакыйгалар белән уртаклашыгыз әле.
– 1941 елның 22 июнендә иртән иртүк бабамнар авылына Германия белән сугыш башлануы турында хәбәр килеп ирешкән. Берничә көннән аны илбасарлар белән көрәшергә алып та киткәннәр. Бу вакытта аңа 28 яшь булган. Тормыш иптәше белән ике баласы калган.
Бабам сөйләвенчә, немец армиясе күпкә яхшырак тәэмин ителгән һәм аның хәрби тәҗрибәсе дә булган, ә безнең армиягә сугышның беренче көннәрендә бик авырга туры килгән. Чөнки һөҗүмнең көтелмәгән булуы үзен сиздергән. Шулай да рус солдатлары моңа каршы тора алганнар.
– Татьяна Александровна, бабагызның әсирлеккә ничек эләгүе турында сөйләгәне булдымы?
– Безнең бабай аз сүзле кеше иде. Без, оныклары, аны сугыш турында сорап интектерә башласак, ул һәрвакыт: “Сезгә аны белергә кирәкми”, – дип әйтә торган иде. Мин бары шуны гына беләм: бабам немецларга әсирлеккә 1942 елда эләккән. Ул анда озак булмаган, безнекеләр азат иткән. Бервакыт мин бабамның аркасында зур яра эзләрен күреп алдым. Минем сорауларга бабам бернәрсә дә җавап бирмәде. Соңрак әбием миңа бабамнарны әсирлектә тимер таяклар белән кыйнаганнарын сөйләде. Димәк бабам әбиемә бу хакта сөйләгән. Ә ул безгә сөйли иде. Әбием сөйләвенчә, аларны әсирлектә ачка интектергәннәр. Бөтен әсирләргә бер ипи биргән чаклар да булган, бүлә башлагач, һәр кешегә шырпы кабыннан да кечерәк кисәк эләккән. Әсирлектән котылгач, бабам тагын бераз сугышта булган әле. Аннары, комиссияләнеп, 1944 елда туган якларына кайткан. Бераздан ул Оренбург өлкәсе Северный районының Новоборискино авылында тегермән барлыгын ишетеп кайткан һәм гаиләсе белән шул авылга күченгән. Тегермән янында йорт салып чыккан. Мин хәтерлим әле: бабамнар өендә гел кеше өзелмәде. Чөнки тегермәнгә ерак җирләрдән килгән кешеләр, бабамнарда кунып, иртән өйләренә кайтып киткәннәр. Киң күңелле бабам бөтенесен ашатып чыгара торган булган. Хәзер шуны уйлап йөрим: мин бит бабам турында бик аз беләм икән. Аны күпме генә сөйләштерергә тырышсак та, безгә әсирлектә булган хәлләрне сөйләмәде ул. Гел: “Сез анда булмадыгыз һәм белергә дә кирәкми”, – дип әйтә иде.
“Җиңү һәм хезмәт өчен медальне бер металлдан коялар” номинациясендә җиңгән бәйгече:
Милена Гайнаншина, 9 класс, Татар Томбарлысы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы
Бөек Ватан сугышының ату тавышлары күптән тынган... Дәһшәтле сугыш тәмамалануга 78 ел вакыт узган. Аның вакыйгалары тарих чоңгылында калган. Тик безнең буын Бөек Җиңүнең нинди корбаннар бәрабәренә яуланганлыгын онытырга тиеш түгел. Ватаныбызны фашист илбасарларыннан яклаган сугышчыларның батырлыгы мәңгелек. Без алар турындагы истәлекләрне кадерләп саклыйбыз.
Ватанны саклаган батырлар арасында безнең туганнар, авылдашлар да булган. Күпләре сугыш кырында ятып калган, якыннары белән күрешү бәхетен күрмәгән. Күпме кеше хәбәрсез югалган, чит җирләрдә ятып калган. Күпме алар? Миллионлаган кеше язмышы бит бу...
Минем карт бабам Таһир Әбүзәр улы Әбүзәров Фин сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашкан. 1943 елда аның гаиләсенә кара хәбәр килгән. Якыннарына сугыштан соңгы авыр тормышны алып бару бер дә җиңелләрдән булмаган.
25 яшендә тол калган карт әбием турында мин әнием белән әбиемнән ишетеп беләм. Ул – тол, балалары ятим калган, ә карт бабамның әти-әнисе газиз улларын югалткан.
“Нәрсә эшлисең, алга таба яшәргә, балалар үстерергә, өлкән яшьтәге каенанам белән каенатамны карарга кирәк иде”, – дип сөйли торган булган Мәстүрә әбием. – Мондый хәлдә калучылар мин генә түгел иде бит, илгә килгән кайгы. Сугышта ирен һәм дүрт баласын авылдашым Шәмседоһа ниләр кичерүен үзе генә белгәндер”.
Карт әбиемнең кул кушырып утырырга вакыты булмаган. Нинди генә эшкә тотынса да, бөтен җиргә җитешкән, бер эштән дә куркып тормаган, гаиләсен саклап калу һәм ватанга ярдәм итү өчен, барысын да эшләгән. Көнне төнгә ялгап, колхозда хезмәт куйган: яз көне өч ат белән чәчү чәчкән, кышын лобогрейкада эшләгән. Ике ел буе хәтта ир-атлар өчен дә кыен булган эшне башкарган: атлар караган. 1942 елда аны, башка авылдашлары белән бергә, Бөгелмәгә аэропорт төзергә җибәргәннәр. Алар анда ком, таш ташыганнар. Бу хакта карт әбием зур горурлык белән сөйләгән. Аның хәтере бик яхшы булган. Авыр сугыш елларын хәтерендә яңарткан чакларында, күзләре яшь белән тулган. Бик күп авыр физик эш эшләргә туры килгән аңа. “Башкача була да алмый иде, – дип сөйләгән ул. – Кеше авырлыкларны җиңәргә тиеш. Шул чагында гына яшәүнең мәгънәсе була”.
Сугыш елларында еш кына аларга җәяүләп Ютазыга һәм Бөгелмәгә орлыкка барырга туры килгән.
Карт әбием сөйләгән бер вакыйганы языйм әле. Бервакыт ул төнлә Кандыздан (анда базарга бара торган булганнар) җәяүләп кайтып килгәндә адашкан. Ул чакларда урманнарда ач бүреләр күп булган. Аның каршына да берсе чыккан. Күз яшьләренә буылып, Аллаһыдан ярдәм сорап ялвара, белгән догаларына укый башлаган. Шуннан соң бүре тыныч кына аның яныннан китеп барган. Озак вакыт юлны таба алмый йөргән әле карт әбием. Үзе әйтүенчә, аны шул догалары, балаларын чиксез яратуы һәм яшәүгә омтылышы саклап калгандыр, мөгаен. Бераздан ул Николашкино авылына барып җитә.
Карт әбиемнәр кичләрен бер-берләренә кич утырырга йөргәннәр, гадәттә, керосин лампасы булган кешеләргә. Кич утырып, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләгәнәр. Аларның күп өлешен фронтка җибәргәннәр. Бөтен нәрсә сугышка җибәрелгән заманнар бит. Кичләрен җыелышкан чакларда, дөнья яңалыкларын сөйләшкәннәр – авыл зур гаилә кебек гомер иткән. Кемгәдер киңәш белән ярдәм иткәннәр, кемгәдер – башкача. Шатлыгы да, кайгысы да уртак булган. Авыр заманнар булса да, эш белән онытылып торганнар. Үстергән бәрәңгеләренең бөтенесен диярлек дәүләткә тапшырганнар. Ачлыктан урман, үләннәр саклап калган. Ярымач яшәсәләр дә, барысы да фронт өчен, дип яшәгәннәр, хезмәтләре белән җиңүне якынайтканнар.
Карт әбиемнең тырыш хезмәте, башка тыл хезмәтчәннәре хезмәте кебек үк, медальләр һәм орденнар белән бәяләнгән.
Карт әбием авылда хөрмәтле кешеләрнең берсе булган. Гомеренең ахырына кадәр сәламәтлегеннән зарланмаган, берүзе яшәгән. Балалары, көн саен килеп, хәлен белеп торган.
Авылда мөхтәрәм кеше буларак, бер генә дини бәйрәм дә карт әбиемнән башка узмаган. Һәр җомгада мәчеткә йөргән, тыныч, моңлы тавышы белән догалар укыган.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев