Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бурлар йокламый

2019 елда Баулы районында урлау очраклары ешайган – бурлар караучысыз калган бар нәрсәне – металл, велосипед, самокатлар, балалар коляскалары һәм гражданнарның башка милкен урлый.

Җәй көне күп фатирлы йортларның подъездларыннан урлашулар саны арта. Җәйнең ике аенда велосипед урлауның өч очрагы теркәлгән. Җинаять эшләре кузгатылган, җинаятьләр әлегә ачылмаган, урлаучыларны ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

– Шуңа күрә баулыларның үз милкен караучысыз калдырмауларын үтенәм, бигрәк тә җәмәгать урыннарында, – ди Россия Эчке эшләр министрлыгы Баулы районы буенча бүлегенең полициянең участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге начальнигы Искәндәр Гәрәев. – Велосипедларны еш урлыйлар, шуңа күрә аларны, хәтта озак вакытка калдырмаганда да, ышанычлы велозамок белән эләктерергә кирәк.

Җәй көне шәхси хуҗалыкларын караучысыз калдырып, ял итәргә китүчеләр бар. Полиция мондый очракларда барлык корылмаларны ышанычлы йозаклар белән бикләргә, шулай ук күршеләреннән яки туганнарыннан өйләрен караштырып торуларын сорарга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ

2
X