Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бөтенроссия халык санын алу башлана

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу үткәреләчәк.

Узган халык санын алу 10 ел элек узды, бу еллар эчендә зур үзгәрешләр булды. Халык санын алу тагын бер мәртәбә халык исәбен, хуҗалыклар санын белү өчен үткәрелә. Баулы районында барлык әзерлек эшләре үткәрелде – кадрлар әзерләнде. Җанисәптә 62 исәпкә алучы, 10 контролер һәм 1 инструктор катнаша.   

15 октябрьдән 3 стационар исәпкә алу пункты эшли башлаячак. Берсе –шәһәрнең түбән өлешендә “Ватан” яшьләр үзәгендә, икенчесе – Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында, өченчесе үзәк китапханәдә  урнашкан.  Теләге булган һәр кеше, шунда барып, сан алуда катнаша алачак.

18 октябрьдән исәпкә алучылар йортлар, фатирлар буенча йөриячәкләр.

15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр гражданнар исәпкә алуны Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә үтә алачак. 

Барлык исәпка алучылар укулар үтте, алар быел халык исәбен планшет аркылы да алачак. Кәгазь анкеталар бары тик планшет белән проблемалар булганда гына кулланылачак.    

Анда нинди сораулар булачак соң? Яше, милләте, яшәү урыны, балалар саны кебек сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.

Халык саны алуны үткәргәндә, кешеләр даими яшәү урыны буенча исәпкә алына.

Сан алу нәтиҗәләре буенча шулай ук QR-код алырга мөмкин булачак.

Исәпкә алучылар махсус киемнәрдән йөриячәкләр һәм битлек, перчаткалар киячәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев