Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсендә яңа җитәкче

Бүген туган якны өйрәнү музеенда Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең бюро утырышы узды. Бюро утырышында Баулы муниципаль район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин катнашты.

Утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә булып бүлекчәгә яңа җитәкче сайлау булды.

Сүз башлап, Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рәзинә Шараева эшләнгән эшләр хакында сөйләп узды. Башкарылган эшләрнең барысы да телебезне һәм мәдәниятебезне үстерүгә, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга, яшь буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән. Рәзинә Шараева районның татар теле укытучыларының җәмәгать эшләрендә актив катнашуларын ассызыклады, залда утыручы һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде.

Рәзинә Шараева җирле бүлекчәдә җитәкче вазыйфасын 2000 елдан алып бара. Тырышлыгы, үз эшен җиренә җиткереп, яратып башкарганы аркасында зур нәтиҗәләргә ирешә. Район күләмендә узган бер чара да әлеге бүлекчә вәкилләреннән башка үтми.

Бу көнне Рәзинә Шараева үз вазифасын ышанычлы кулларга – Фәридә Зыяровага тапшыруын әйтте. Бюро членнары, килгән кунаклар бер тавыштан әлеге кандидатка риза дип җавап бирделәр.

– Минем өчен бик дулкынландыргыч көн, үземә йөкләтелгән җаваплылыкны акларга тырышырмын, – диде Фәридә Зыярова. – Минем әле тәҗрибә аласым бар. Шуңа да бергәләшеп, аңлашып эшләрбез дип өметләнәм.

Утырыш азагында Ринат Хәмидуллин Рәзинә ханымга изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләк тапшырды.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев