Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Брежневны һәм Фидель Кастроны күргән баулылы

29 октябрьдә ВЛКСМ оешуга 100 ел.

Комсомол тарихы – кешеләр тарихы ул. Аның күп кенә битләре бу дөньядан киткән буыннар белән бергә югала бара. Шулай да, комсомол күңелләрендә бәхетле хатирәләр булып сакланган кешеләр күп әле. Шуларның берсе – Бөтенсоюз комсомол конференциясендә катнашу бәхетенә ия булган Вячеслав Орлов.

Ул тумышы белән Үзбәкстаннан. Гаиләсе 1971 елда Баулыга күченә. Вячеслав 3нче мәктәптә укый башлый. Шул ук елны комсомол оешмасына керә. Ул вакыйга Вячеслав Орловның хәтеренә гомерлеккә кереп кала.

– Ул чагында миңа 14 яшь иде. Комсомолга икеле капчыкларын һәм тәртип бозучыларны алмыйлар иде. Һәр укучыга характеристика бирделәр, комсомолга керергә лаекмы-юкмы – тикшерделәр. Класстагы бөтен укучыны да диярлек алдылар, – ди Вячеслав Орлов.

1975 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, “Баулынефть” идарәсенә эшкә урнаша. Нефтьче булып эшләп, Уфа нефть институтының Октябрьский шәһәрендәге кичке бүлекчәсенә укырга керә.

Вячеслав Иванович гомере буе җәмәгать эшләре белән шөгыльләнгән. Комсомол тормышы кызыклы, бай иде, ди ул.

– Комсомол үзенә күрә тормышка юллама иде. Аның таралуы бик кызганыч. Яшьләр өчен бик яхшы мәктәп иде ул, – ди Вячеслав Иванович.

Вячеслав Орлов 1978 елда Мәскәүгә комсомолның XVIII съездына делегат итеп сайлана. Шул ук елны Кубада XI яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнаша.

Вячеслав Иванович Кубада һич көтмәгәндә Баулы егетен очрата.

– Куба урамы буйлап барам, карыйм – якташым каршыма килә! Ул да кебек, ошамаган да кебек, – дип искә ала  Вячеслав Орлов.

Мәкаләнең дәвамын, Вячеслав Ивановичның Кубада кемне очратуы, Брежнев һәм Фидель Кастроны күрүе, гаиләсе турында “Хезмәткә дан” газетасының 26 октябрь саныннан укырга мөмкин.

Ләйсән ГАЛИМОВА фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев