Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бәхетле картлык шундый була

Яхшылык җирдә ятмый. Кешегә эшләгән изгелекләрең үзеңә бер әйләнеп кайта. Моның шулай булуына бүген 95 яшен тутырган хөрмәтле ветеран Фәхриямал Шәрәпова белән күрешкәч тагын бер кат инандым.

Ямал апаны күптәннән беләм. Балачагымнан бирле. Мин белгән иң гадел, ярдәмчел, изге күңелле кешеләрнең берсе ул. Яшүсмер чагыннан бирле мәктәптә балаларга белем биргән, туган авылы Татар Томбарлыда иң беренчеләрдән булып читтән торып югары белем алган, гомере буе төрле җәмәгать эшләре үзәгендә кайнаган, бар булмышы белән чын Мөгаллим булган кеше дә ул. Ямал апа – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.

Һәркемгә бары яхшылык теләгән, тыныч, сабыр холыклы хөрмәтле апага һәрвакыт сокланып карадым мин. Ә бүген исә Татар Томбарлы авылында, ул яшәгән өйдә булып кайткач, тагын бер кат сокланып, сөенеп куйдым. Ямал апа бертуганының килене Сәрия Гыйльфанова тәрбиясендә, кайберләр үз балаларыннан да күрмәгән кадер-хөрмәттә бәхетле картлыгын кичерә. Бик күп еллар бер гаилә булып яши алар. Сәрия апаның балалары, оныклары өчен

Ямал апа – үз әбиләредәй якын. Шуңа бүген дә ветеран, 95 яше тулуына, күптән түгел генә җитди операция кичерүенә карамастан, һаман да матур, үз аягында. Күп еллар укытучы булып эшләве әллә кайдан күренеп тора – яшьлек еллары турында эзлекле итеп сөйли. Хәзерге тормышыннан бик канәгать булуын, якыннарына олы рәхмәтләрен дә әйтеп алды ветеран. Ул үзе дә көчендә чагында бик күпләргә ихластан ярдәм кулы сузган.

Шуңадыр язмыш аның үзенә дә үзе кебек игелекле кешеләрне биргән, күрәсең.

Юбилярны истәлекле бу көнне район башлыгы Ринат Хәмидуллин, Ямал апаның элекке укучысы – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина, Баулының 3нче мәктәбе директоры Флера Гыйльметдинова, Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдинов тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Ил башлыгының котлау открыткасын исә юбиләр үзе кычкырып укыды. Ул әле дә газета-журналлар укый, диләр якыннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев