Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бүген – Җирле үзидарә көне

21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Әлеге көн – район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Рида Әдәмованың да һөнәри бәйрәме.

Рида Әдәмова җирле үзидарә органнарында эшли башлаганда, календарьда андый бәйрәм булмый әле, һәм җирле үзидарә органнарының структурасы да башкача була. Ул республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Баулы районы бүлегендә эшли башлый, бүлек безнең район территориясендәге юллар торышы һәм транспорт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы булган. 2006 елда район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге оеша. Ул, транспорт һәм юл хуҗалыгыннан тыш, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм башка тармакларны да контрольдә тота. Ун ел эшләгәч, Рида Әхтәмовнага бүлек белән җитәкчелек итү йөкләнә.

Коллективта хатын-кызлар гына эшләсә дә, ир-ат логикасы, техник белем таләп ителүче мәсьәләләр белән эш итәргә туры килә.

–  Яр Чаллыда автомеханика техникумында алган белемнәрнең кирәге чыкты, – ди Рида Әдәмова. – Новозареченск мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлагач, апам яшәгән Яр Чаллы шәһәренә китәргә булдым. Ул чагында әле мин кем булырга теләвемне дә белмәдем, алай да техникумга керергә ниятләдем. Бала чагымда өлкәннәрнең, техникумда яхшы белем бирәләр, дип сөйләшүләре хәтеремә сеңеп калган. Шулай итеп мин яшәгән урыныбызга иң якын булган автомеханика техникумына укырга кердем.

Аңлы рәвештә кабул ителгән карар булмаса да, язмыш 15 яшьлек кызга дөрес юл күрсәткән, күрәсең. Соңрак ул югары икътисади белем ала. Эшендә исә күбрәк техникумда алган белемнәренең кирәге чыга.

Инфраструктура үсеше бүлеге хезмәткәрләре шәһәр һәм район авылларының проблемалы объектларын ачыклау һәм инфраструктура үсешен программалы планлаштыру белән шөгыльләнә. Инде шактый еллар Татарстанда халыкның социаль-мәдәни тормышын һәм көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән республика программалары гамәлдә. Безнең район 39 программаның 28ендә катнаша. Инфраструктура үсеше бүлеге төрле программаларда катнашырга тиешле объектлар исемлеген һәм документларны булдыру белән шөгыльләнә. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, торак фонд һәм социаль-мәдәни объектлар төзү, авылларны су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, юл эшләре программалары  – бүлек карамагындагы эшләрнең бер өлеше генә.

Язмабыз героинясы район экологиясен яхшыртуга юнәлтелгән программалар турында горурлык хисе белән сөйли. Соңгы елларда авыл җирлекләрендә законсыз чүплекләрне рекультивацияләү буенча бик күп эшләр башкарылды. Шундый чүплекләрне ачыклау һәм тиешле документлар төзүдә ул авыл җирлекләре башлыклары белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Табигатьне саклау чаралары да планлаштырыла, мәсәлән, елгалар ярларын ныгыту, саклагыч дамбалар төзү кебек эшләр күздә тотыла. Мондый мәсьәләләрне хәл иткәндә, Рида Әдәмовага еш кына, машина руле артына утырып, җирлекләргә чыгып китәргә дә туры килә.

–  Эшем авыр, шул ук вакытта кызыклы да, ул күпъяклы. Мин көн саен яңа бурычларны хәл итү белән мәшгуль. Аларның барысы да якташларымның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән. Кеше өчен кирәкле эшне башкару күңелгә рәхәтлек бирә, – ди ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев