Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы механизаторы “Иң яхшы комбайнчы” республика бәйгесендә беренче урынга лаек булды

Бүген авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

 

Бәйрәм алдыннан Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бәйрәм узды. Аңа республика авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы белгечләре чакырылды. Алар арасында Татар Кандызыннан “Исламгалиевлар” крестьян-фермерлык хуҗалыгы механизаторы Илсур Хәлфетдинов та бар иде. Ул югары җитештерүчәнлеккә ия үзйөрешле чапкычларда эшләгән механизаторлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән: “Челленджер” комбайнында 3011 гектар бөртекле культуралар чапкан.

Менә шундый әти

Сишәмбе Илсур Хәлфетдинов Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән уздырылган очрашуда булып кайтты. Без исә аның белән чәршәмбе иртән очраштык. Бакча яшендәге кызлары Алсу белән Ясминә әтиләреннән бер адым да калмый йөрде. Әниләре Айшан әйтүенчә, кызлар әтиләренең Казаннан кайтуын түземсезлек белән көткән. Алсу хәтта кичен елап та алган, аннары йоклап киткән, ә кече кызлары Ясминә, характер күрсәтеп, йокларга ятудан баш тарткан, әтисен көтеп алган.

– Безнең әти иң яхшысы. Балалар бакчасында тәрбияче апа ул иң яхшы комбайнчы дип әйтте, – дип, горурланып сөйләде безгә Алсу. Ясминә, баш кагып, апасының сүзләрен хуплап торды, аннары яшен тизлеге белән шкафтан үзе зурлыгында диярлек картон чемодан алып килде. Шул тартма белән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов алдынгы игенче гаиләсенә бәйрәм күчтәнәче җибәргән  икән.

Алдынгы комбайнчы белән сөйләшкәндә, кызлар әтиләренең ике ягына елышып утырып, тын гына өлкәннәр сөйләшүен тыңлап утырдылар. Күзләрендә горурлык чагылды аларның, вакыт-вакыт нәни куллары белән назлы итеп әтиләренең кулларын, битен сыйпадылар.

 

Бәяләүләре сөендерә

– Үзйөрешле чапкычта эшләвемә икенче ел, – дип башлады сүзен Илсур. – Гадәттәгечә эшләдем, тырыштым. Мин бит бәйгедә катнашуымны белмәдем дә. Хуҗалык җитәкчелегенә рәхмәт, алар комбайнчыларның күпме гектар чабуын, күпме суктыруын көн дә район авыл хуҗалыгы идарәсенә хәбәр итеп торган, район үзәгеннән күрсәткечләр министрлыкка җибәрелгән. Шулай республикада иң күп гектар чабучы мин булуы ачыкланган. 3011 гектар. Бәя гадел булсын өчен, техника егәрлегенә бәйле рәвештә, бәйге өч төркемдә үткән. Югары җитештерүчәнлеккә ия чит ил техникасында эшләүчеләр арасында минем күрсәткечләр иң яхшы булып чыккан. Мин шат.

Илсур Базир улы президент белән очрашу тәэсирләре белән дә уртаклашты.

– Кабул итү “Корстон” үзәгендә үтте. Татарстанның барлык районнарыннан делегацияләр килде. Делегация белән район башлыклары җитәкчелек итте. Безнең белән район башлыгы Рамил Гатиятуллин барды. Барысы да матур, тантаналы итеп оештырылган иде. Бәйрәмдә Татарстанның иң яхшы артистлары чыгыш ясады. Россиянең халык артисты Лев Лещенко да җырлады. Шулай да минем өчен иң тантаналы мизгел президент чыгышы булды. Ул дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аның чыгышыннан истә калган иң мөһиме шул: ул авыл халкын Татарстанның таянычы дип атады һәм республика хакимияте киләчәктә дә авыл кешеләренә ярдәм итәчәк дип белдерде. Мондый сүзләр илһамландыра. Киләчәктә дә тырышырбыз.

 

Иң мөһиме – ныклы тыл

Президент авыл халкын Татарстан таянычы дип атаганда, мөгаен, Хәлфетдиновлар кебек гаиләләрне күздә тоткандыр. Илсур тормыш иптәше Айшан белән алты ел элек гаилә корып җибәргән. Авылда төпләнергә карар итеп, йорт сатып алганнар, ике бала тудырганнар, зур йорт яны хуҗалыгы булдырганнар. Гаилә башлыгы Илсур киң профильле механизатор, җирле фермерлык хуҗалыгында эшли, тормыш иптәше Айшанның әлегә төп бурычлары – балалар тәрбияләү һәм хуҗалыкны алып бару. Ә хуҗалыклары шактый зур. Өч савым сыеры, таналар, бозаулар, кәҗәләр, казлар һәм башка кош-корт асрыйлар. Айшан – милләте буенча азәрбайҗан. Бала һәм үсмерчаклары Баку шәһәрендә узган. Шуна да карамастан, ул авылдагы бөтен эшне җиренә җиткереп башкара, татар авылының тормыш рәвешен, гореф-гадәтләрен яхшы үзләштергән. Югары юридик белем дипломының әлегә кирәге чыкмаган, ләкин белем беркайчан да артык түгел. Әлегә аның өчен иң мөһиме – тормыш иптәше бар күңелен биреп производствода эшләсен өчен ныклы тыл булдыру.

– Без авылда бәхетле, – ди Айшан. – Көндәлек эш-мәшәкатьләрем үземә ошый. Минем өчен шәһәр фатирында яшәү читлектә яшәү кебек. Миңа анда һава җитми.

Кадрия Гыймазова фотосурәте

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев