Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының балалар күңелен яулаган тәрбиячесе

Бүген барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм тәрбиячеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бүгенге язмабыз герое – 40 елга якын тәрбияче булып хезмәт куйган Лилия Асылханова.

Лилия Асылханова – “Ромашка” балалар бакчасының алыштыргысыз тәрбиячесе. Тәрбиячеләр көнен ул быел 39нчы  тапкыр яраткан эшендә каршы ала. Лилия ханым һәр балага йомшак сүзен, ягымлы карашын һич кенә дә кызганмый. Шуңа да аны кечкенәләр яраталар, ул балаларның сердәшчесе, якын дусты. Татар Кандызы авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике дә уйлап тормыйча, Яр Чаллы шәһәренә педагогика училищесына укырга керә ул.

“Мин я укытучы, я тәрбияче булырга хыялландым, – ди Лилия Миңнехан кызы. – Авылымнан 16 яшемдә чыгып китеп, унтугыз яшемдә уку учреждениесын тәмамлап кайтып, әлеге балалар бакчасында 1983 елдан бирле хезмәт куям. Балаларны яратканга күрә, алар белән эшләве шундый рәхәт, шундый күңелле. Алар белән бергә уйныйсың, алар белән бергә көләсең. Картаерга вакыт та юк”.

Озак еллар эшләгән тәрбияче буларак, Лилия ханымга төрле чорларны күрергә, заман белән бергә атларга туры килә.

“Беренче тапкыр әлеге бакчага эшкә килгәндә, һәр төркемдә 35ләп бала була торган иде. Алар раскладушкаларда йоклыйлар иде, – ди Лилия ханым. –Хәзерге балалар бик кызыксынучан, алар бик күп белә, интернет заманы булгач, без дә күп белергә тиешбез. Хәзер бар нәрсәне компьтер, планшетлар кулланып эшлибез. Заманнан артта калмаска тырышабыз. Балалар күп белә, ә без алардан да күбрәк белергә тиешбез. Без тәрбияләгән балалар ата-аналарын яратып, илебезне яратып, бер-берсен хөрмәт итеп үсәргә тиешләр. Балалар туган илебезгә алмаш, безгә алмаш бүлып үссеннәр”.

2017 елда “Ромашка” балалар бакчасына капиталь төзекләндерү үткәрелә. Бүгенге көндә биредә якты, җылы һәм матур. Тәрбияче сүзләренчә, бакчага  киләсе, эшлисе килеп тора. Тәрбиячеләрнең иртәнге җидедән башланган эш көне кичке алтынчы яртыга кадәр дәвам итә. Күңел биреп, балаларны яратып башкарган эш сизелми дә үтеп, ел артыннан еллар уза. Лилия ханымны балалар гына түгел, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә, үз эшенең остасы, диләр аның турында.

Фото:

“Ул безнең иң талантлы, иң җаваплы, яңалыкка омтылучы тәрбиячеләрнең берсе, – ди балалар бакчасы мөдире Наталия Расторгуева. – Барысы да аңардан өйрәнергә тырышалар, чөнки аның хезмәт тәҗрибәсе зур. Лилия Миңнехан кызын балалар да, ата-аналар да бик хөрмәт итәләр, яраталар. Кайчандыр бакчага йөргән балалар, хәзер дә килеп, аны бәйрәмнәр белән тәбрик итәләр. Лилия ханым кеше буларак та бик яхшы кеше”.

“Мин һәр тәрбиячене, һәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә хезмәт куйган кешене бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм, – Лилия Миңнехан кызы. –Сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, тыныч күк йөзе телим!”

Тәрбиячеләргә колач җәеп каршы алырга – балалар, ә балаларга үз йортлары кебек куркынычсыз балалар бакчалары булып торсын әле.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев