Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының йомшак телле ана теле тәрбиячесе

27 сентябрь – балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Бүгенге героебыз – озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куючы Сиринә Шәйхуллина.

Тәрбиячеләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, Баулының “Виктория” балалар бакчасында булып, җәмгыятьтә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булган тәрбияче һөнәре белән танышып кайттык. Менә 37 ел һәр көнне иртә белән Сиринә ханым яраткан эшенә ашыга. Иң беренче булып аяк атлап кергән хезмәт урыны да аның нәкъ “Виктория” балалар бакчасы була.

– Беренче санлы Баулы мәктәбен тәмамлаганнан соң, мин Яр Чаллы шәһәренең педагогия училищесына укырга кердем, – ди Сиринә ханым. – Укуны тәмамлаганнан соң, Баулыга кайтып, “Виктория” балалар бакчасына эшкә урнаштым. Соңрак Яр Чаллы дәүләт институтында читтән торып укыдым. Апрельда эшкә килгән көнне карлар эри иде, балалар бакчасындагы бар хезмәткәрләр кар таратырга, боз ватырга чыккан иделәр. Тәрбияченең эше балалар гына карау түгел, аның эше күп төрле. Ул вакытта миңа 20 яшь, бер төркемдә бала саны күп – 34 бала. Беренче эшли башлаган көннән үк, балаларны яраттым, нәниләрне яратмасаң, бакчага килеп торасы да юк.

Тәҗрибәле тәрбияче 1995 елдан балаларга татар телен өйрәтә башлый, ул бүгенге көндә татар теле буенча тәрбияче. Җиде төркемнән торган балалар бакчасының бар төркемнәре дә татар телен өйрәнүгә йөри. Кечкенә сабыйларда татар теленә мәхәббәтне нәкъ тәрбияче апалары уята. Йомшак телле, балаларның уй- теләкләрен аңлый белгән Сиринә ханым сабыйлар күңелен яулый.

  • Элекке эшләгән заманнарны сагынып искә алабыз, – ди Сиринә ханым. – Ә хәзер эшләргә кызыклырак. 2012 елдан Татарстанда яңа программалар эшләп килә, балалар бакчасына укыту методик комплектлар, экраннар кайтарылды.

Сиринә ханым хәзер инде ничә еллар балалар бакчасы һәм балалар тормышы белән яши. Балалар Сиринә Шәйхуллина җитәкчелегендә төрле конкурсларда, бәйгеләрдә актив катнашалар.

Балаларның һәрьяклы үсешенә, татар теленә мәхәббәт тудыруга өлеш керткән Сиринә ханымга киләчәктә дә зирәк, кызыксынучан балалар белән эшләргә язсын.

Тулырак Баулы телевидениесе хәбәрләрендә карый аласыз.

Айгуль Хусаенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X