Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының ветеран-укытучысы юбилеен уздырды

Бүген Баулыда яшәүче Фәррахов Мәгъсүм Фәррәх улы 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Бу дөньяда һәркем бәхетле булырга лаек. 90 ел гомер – барлык шатлык, сөенечләре, көенечләре белән узган тормыш юлы. Сөекле тормыш иптәше, балалар, оныклар кочагында 90 яшькә җитү бәхет түгелме? Чынлап та бәхет. Бүгенге көндә Мәгъсүм Фәррахович белән тормыш иптәше Тәнзилә Зәкиевна, күпме генә еллар үтсә дә, бер-берсенә булган ихтирамнарын, игътибарларын җуймаганнар. Алар әле булса кулга-кул тотынышып, татулыкта яшиләр. Бергә парлы гомер башлауларына да 58нче ел киткән.

Мәгсүм абый үзе Баулыда туып-үсә. Әле дә туган йорты нигезен ташламый, шунда гомер кичерәләр. Өч балалы гаиләдә иң кечесе була ул.

– Сугыш башланганда миңа 11 яшь иде, – ди Мәгъсүм абый. – Без үсмер малайлар ул вакытта ниләр генә эшләмәдек. Әти-әниебез эш сөючән булырга өйрәттеләр. Кырда эшләдек, сабан сөрдек, апалар көлтә бәйлиләр иде. Чүмәләдән алып,ындыр табагына ташый идек.

Мәгъсүм абый сүзләренчә, мәктәп елларында ул сунарга йөрергә яраткан.

– Чаңгы тагып чыгып китеп, тозаклар куеп чыга идем. Куяннар, төлке дә тоткан булды, – ди ул.

Төлке тотып аны җитештерү конторасына тапшырып, акча эшли. Шул акчага әнисенә шикәр, азык-төлек алганын исенә төшерде ветеран.

Мәктәпне тәмамлагач Мәгъсүм абыйны Шалты мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ул вакытта аның кулында өлгергәнлек аттестаты гына була. Алга таба ул читтән торып Бөгелмәдә, соңыннан Казан педагогия институтында белем ала. Бераз эшләгәннән соң Баулыга кайта. Аннары Потап-Томбарлыда биш ел эшли. Пенсиягә чыкканчы Баулының беренче санлы мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып хезмәт куя.

Тәнзилә апаның Мәгъсүм абыйны шулкадәр дә хөрмәт иткәне, әле булса яратып, җан атып торганы әллә кайдан күренеп тора. Алар бер бөтен, уртак тормышларының кадерен белеп, хәттә чикләвек төшен дә урталай бүлеп кенә яши торган кешеләр.

  • Бик яхшы кеше ул Мәгъсүм, – ди Тәнзилә апа. – Бик бәхетле итеп саныйм үземне. Өч балабызга үрнәк әти, минем өчен тугры ир булды ул. Бөтен эшне үзе башкара, шушы йортны да әтием белән бергә бурадылар. Тәрәзә рамнарына кадәр үзе ясады. Оста куллы. 40 сутый җиребез бар, күпләп бәрәңге утыртабыз. Әле дә булса бәрәңгене үзе үстерә. Физик яктан көчле булды, өмәләргә чакыралар иде үзен. 35 ләп умарта да асрадык заманында.

Тәнзилә апа тормыш иптәшен мактап туя алмый. Алар өйдә дә җитәкләшеп йөриләр дисәң, һич арттыру булмас.

Мәгъсүм абыйны котларга района башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, беренче санлы мәктәп директоры Ландыш Кәлимуллина да килгән иделәр. Алар юбилярга президентыбыз Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев