Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының урман алиһәсе

Сентябрьнең икенче якшәбесендә урман хуҗалыгы эшчәннәре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмне 19 кешелек Баулы урман хуҗалыгы коллективы да билгеләп үтә. Алар арасында Рәйса Ганиева да бар. Лаеклы ялда булуына карамастан яраткан эшеннән һич кенә дә аерыласы килми аның.

Җылы кояшлы сентябрь ае, агачлардан алтынсу яфраклар коела, сирәк кенә кошлар сайравы ишетелә – болар барсыда кешенең кәефен күтәрә, рухын арттыра, сәламәтләндерә. Ә бит матур, чиста урманнарны саклап калу өчен урманчылар күпме эш башкара.

Баулы районы Хәнсевәр авылы кызы Рәйсә Ганиева 1981 елда урманчы булып хезмәт куючы Зиннур исемле егеткә кияүгә чыга.

– Тормыш иптәшем урманчы булгач, мин дә урман эшен сайладым, – ди Рәйсә ханым. – Бергәләп эшләү күңеллерәк булыр дип.

Рәйсә ханым Чуваш республикасы Мариинско-Посадский урман хуҗалыгы техникумында читтән торып белем ала. Башта яшь гаилә Югары Ослан районың Свияжск урман хуҗалыгында эшли. 1995 елда Баулы районына күченеп кайтып, урман хуҗалыгында эш башлыйлар. 25 елга якын эш стажы булган ханым, үз эшен, һәр нечкәлеген белеп, яратып башкара.

– Башта урман мастеры, аннары урманчы ярдәмчесе булдым. 2008 елдан бирле урман буенча инженер вазыйфасын үтим.

Бүгенге көндә Рәйсә ханым урман үстерү буенча инженер булып та тора.

–Урманнарны утырту, кисү буенча да мин җаваплымын. Утырткан урман культураларын техник яктан кабул итәбез, көзен инвентаризация уздырабыз. Утыртылган агачлар үсеп китмәсә, бик үк дөрес булып бетмәгән эшләр күрсәм борчылам, матур булып үсеп киткәннәрен күрсәм куанам. Урман белән бер сулышта яшибез, ул бит безнең зур байлык.

Кыргый җәнлекләр белән еш очрашасызмы, дип тә сорамый кала алмадым.

–Хайваннар урманда көндез йөрмиләр алар. Минем бары тик кабан дуңгызлары, кыр кәҗәсе генә күргән бар. Бер вакыт чак елан өстенә дә басмый калдым.

Рәйсә ханым эшләү дәверендә бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, хезмәттәшләре арасында абруй һәм хөрмәт казана.

–Без Рәйсә Марат кызы белән 20 еллап бергә эшлибез, – ди урманчы урынбасары Зөлфия Хәсәншина.– Ул үз эшенә җаваплы каравы, ярдәмчел булуы белән аерылып тора.

Һәр эшнең үз авырлыгы була, Рәйсә ханымга да отчётлар белән Казанга еш барырга, яңадан-яңа компьютер программалары үзләштерергә туры килә.

–Безнең коллектив дус, тату. Гади эшче, белгеч булсынмы барысы да үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп эшлиләр. Хезмәт хакыбыз аз булса да, вакытында бирәләр, шуңа да кәнәгать. Барлык хезмәттәшләремне урман хуҗалыгы көне белән тәбрик итәм, эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге телим.

Шуны да өстисе килә, быел Баулы урманчылары 67 гектар агач утырткан.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев