Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе эшчеләре шәһәр урамнарын тәртиптә тота

Шәһәребез урамнары, паркларындагы тәртип күзләрне сөендерә. Урамда аунап яткан чүпне, озын булып үскән үләнне шәһәребездә сирәк урыннарда гына очратырга мөмкин. Ә тәртипне бездә шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе тәэмин итә.

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасы директоры Марсель Даутов сүзләренчә, көн саен парклардан, урамнардан дүрт кубометр чүп чыгарыла.  

“Урамнардагы чүп үләннәренә дә үсәргә ирек бирмәскә тырышабыз, – ди ул. –Тик алар атна эчендә яңадан күтәрелә. Чабу җайланмалары – триммерлар – ватылып тора, шул сәбәпле өлгереп булмаган чаклар да бар. Тагын да сезонлы хезмәткәрләр, күбесенчә мәктәп укучылары да аз. Бүгенге көндә урамнарны чабуда бер генә укучы эшли”.

Бүгенге көндә үлән чабуга дүрт трактор да “җигелгән”.  Оешма хезмәткәрләре шулай ук агачларны рәткә китерү эшләре белән дә мәшгуль. Алар корыган агачларны, уңайсызлык тудырып торган ботакларны кисәләр.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев