Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының тәмле һөнәр ияләре

20 октябрьдә пешекчеләр һәм кулинарлар һөнәри бәйрәмнәрен – Пешекче көнен – билгеләп үтте. “Хезмәткә дан” газетасы әлеге “аппетитлы” теманы читләтеп узмады, чөнки баулыларның тормышын тәмлерәк итүче әлеге һөнәр вәкилләре бездә аз түгел.

– Без көн дә имтихан биргән кебек. Ашарга әзерләгәндә, балаларга ошармы, яратып ашарлармы, дип уйлыйбыз, – диләр “Алёнка” балалар бакчасы пешекчеләре Рәмзия Диярова һәм Зинаида Качелаева.

Бер ел элек яңартылган, якты, матур балалар бакчасында, төгәлрәге, чисталыгы, җыйнаклыгы белән ялт итеп торган уңайлы аш бүлмәсендә күрешеп аралаштык без. Коллективның дус икәне, пешекчеләрен яратулары, хөрмәт итүләре сизелеп тора. Биредә өйдәге кебек җылы мохит.

Рәмзия Индусовна һәм Зинаида Алексеевна туганнар кебек дисәм, ялгыш булмас. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлый. Икесе дә “Алёнка”га 1986 елда эшкә килгән. Пешекче булып түгел, ә тәрбияче ярдәмчесе булып.

– Мин Татар Димескәе авылында туып-үстем. Дөресен генә әйткәндә, балачакта шәфкать туташы буласым килә иде. Тик укырга керергә соңга калдым. Кайда да булса укырга кирәк дип, Октябрьский шәһәренең сәүдә-кулинария училищесына кердем, – ди Рәмзия Индусовна.

Әмма язмыш дигәне Рәмзия апаны юкка гына нәкъ менә шул техникумга китермәгән, күрәсең. Хезмәт сөючән, эшенә җаваплы карашта булуы нәтиҗәсендә озакламый ул үз эшенең чын остасына әверелгән. Хезмәттәше Зинаида Алексеевнага турында да әйтеп була бу сүзләрне. Ул тумышы белән Оренбург өлкәсеннән, кияүгә чыгып, Баулыга килгән.

– Эшебез авыр булса да, яратабыз, – ди Зинаида Качелаева. Аруын сиздермәскә тырышып әйтә ул моны, югыйсә иртәнге сәгать алтыдан эшкә керешеп, инде алты сәгать аяк өсте эшләгән булса да.

Алар йөздән артык кешегә ашарга әзерли, өстәвенә кемнәргә – талымлы сабыйларга.

– Бүген менә иртән ботка пешерергә утырттым да бер үк вакытта бутербродлар әзерләдем, аннары шундук рагу, салат өчен яшелчәләр чистарттым, турадым. Һәр минут исәптә, – дип дәвам итә Зинаида Алексеевна.

Пешекчеләр әйтүенчә, аларның эшендә иң сөенечлесе – балаларның тәмләп ашавын, тәлинкәләрнең бушавын күрү.

– Кайчагында аш бүлмәсенә башларын тыгып, “Бүген нәрсә пешерәсез?” – дип сорыйлар. Камыр ризыкларын аеруча яраталар. “О, нинди тәмле ис, бүген пирожки!” – дип сөенәләр, – ди Рәмзия Индусовна һәм йомшак тавыш белән өстәп куя: – Безне бәйрәм белән котларга керәләр.

Әниләрнең килеп, сабыйлары өйләрендә сорап аптыраткан “бакчадагы кебек” запеканка, ботка, үзләре ясалган колбаса, борщ рецептларын сораулары да булгалап тора икән.

Балалар бакчасы өчен төзелгән менюга, билгеле, катлаулы ресторан ризыклары кертелми. Аның кирәге дә юк. Бакчадагы пешекчеләрнең бурычы ашату гына түгел шул, сабыйларның сәламәтлеген кайгырту да. Рәмзия Индусовна һәм Зинаида Алексеевна өчен бу беренче урында. Алар пешергән ризыклар балаларны, хезмәттәшләрен яратканга, бар күңелләрен биреп әзерләгәнгә шулай тәмле килеп чыгадыр, мөгаен.

Фәридә ЗЫЯРОВА фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X