Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының татар теле укытучысы Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Мәгарифне үстерү институты белән берлектә «Интегральләштерелгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» бөтенроссия бәйгесен үткәргән.

Оештыру комитетына Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән барлыгы 106 гариза килгән.

Бәйгедә Татарстанның Азнакай, Мөслим, Минзәлә, Балтач районнары, Казан шәһәре һәм Башкортстан республикасы белем бирү оешмалары укытучылары актив катнашкан.

Нәтиҗәдә Баулы шәһәрендәге 1 нче мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары, татар теле укытучысы мөгаллимәсе Лениза Гәрәева 1нче урынга лаек булган. Бу җиңү Лениза Әзһәр кызының беренче җиңүе генә түгел. Ул ел дәвамында укытучылар арасында уздырыла торган методик эшләнмәләр конкурсларында, халыкара, бөтенроссия, Татарстан күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә күп катнаша, призлы урыннарга ирешә. Ике тапкыр “Ел укытучысы” конкурсында да җиңде. Лениза Гәрәеваның укучылары да сынатмый: конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә еш катнашалар, уңышлары да шактый.

Ә алда телгә алынган Бөтенроссия конкурсына килгәндә, ул читтән торып үткәрелгән. Лениза Әзһәр кызы интегральләштерелгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләрен эшләп җибәргән. Аңа анда катнашу аеруча ошаган.

“Минем өчен шунысы әһәмиятле булды: бу конкурстан соң, жюри әгъзалары, барлык эшләрне җентекләп анализлап, киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен язып җибәрделәр. Миңа конкурсны оештыруга бик намуслы мөнәсәбәттә булулары ошады”, – ди ул.

Лениза Әзһәр кызын чын күңелебездән җиңүе белән котлыйбыз! Уңышлар телибез!

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев