Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының сәүдә өлкәсе хезмәткәре: “Һәр сатып алучыма тәмле ит ашата алганыма куанып, яратып эшлим”

Һәр ел саен июль аеның дүртенче шимбәсендә сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар. Быел ул 23 июльгә туры килә. Бүгенге язмабыз герое – озак еллар сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган Илсөяр Сәмигуллина.

Һәр көн сатып алучыларын якты йөз, сыйфатлы товар белән каршы ала Илсөяр ханым. Сәүдә өлкәсенә ул мәктәпне тәмамлаганнан соң ук кереп китә. Туган авылы Татар Кандызы кибетендә эшли. 2009 елда Илсөяр ханым тормыш иптәше Алмаз белән “Гаилә фермасы” программасы буенча эш башлыйлар. Тик алты ел элек Алмаз абый бакыйлыкка күчә. Илсөяр ханым югалып калмый, бергә башлаган эшләрен хәзер ул балалары ярдәмендә дәвам итә. 90 яшьлек әниемнең көндә озатып, каршы алып торуы да миңа көч, яшәүгә дәрт өсти, ди ул.

“Мин үз эшемне яратып башкарам, сатып алучыларымны сагынып көтеп алам, – ди базарда ит сатучы Илсөяр Сәмигуллина. – Алар да мине яраталар кебек тоела. Алар өчен сыйфатлы товар китерәм, минем өчен иң мөһиме сыйфат. Үзебезнең район халкына тәмле итләр ашатырга тырышабыз. Һәр клиент сораган итне китерергә, аларга ярарга тырышабыз. Мине кемнәрдер көтә, мин кемгәдер кирәк, мин кемгәдер яхшы, тәмле ит ашата алганыма бик куанып, яратып эшлим эшемне”.

Олы мал итеннән кала, Илсөяр ханым, үзе үстереп, бройлер тавыклары, сөт, каймак, йомырка да сата. Илсөяр ханым саткан итләрне хәтта Октябрьский, Ульяновский, Себер якларына алып китәләр икән.

“Хатын-кыз өчен җиңел эш түгел. Чөнки көне буе ит сатып торасың, икенче көнгә нинди ит алып чыгасын алдан ук уйлыйсың”, – ди ул.

Илсөяр ханым сүзләренчә, һәр сатучының үз сатып алучысы, алар хезмәттәшләре белән килешеп, тату эшлиләр.

Якты йөзле, тәмле сүзле, һәрвакыт елмаеп торган Илсөяр ханымны һәр сатып алучы үз итә. Аның инде даими сатып алучылары бар.

“Мин үзем базарга иткә дип килгән саен, Илсөярнең прилавкасына барам, – ди сатып алучы Валентина Журавлёва. – Биш еллап мин аның даими сатып алучысы. Илсөяр миңа нинди ит кирәген алдан белеп тора. Без сатып алучыга иң мөһиме – продукциянең сыйфаты. Мин Илсөярнең эше белән бик кәнагать. Ул бик ягымлы, йомшак сүзле ханым, һәр сатып алучы белән уртак тел таба белә”.

Сәүдә өлкәсе хезмәтенә ихтыяҗ зур, алар халыкның күз алдында эшли. Бу өлкәдә эшләү өчен, товарның сыйфатлы булуыннан кала, һөнәри осталык та мөһим.

Фото: Айгөл Хөсәенова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев