Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы матурлык тудыра

Заманча технологияләр кул хезмәтен алыштыра дисәләр дә, буш вакытларында төрле эшләнмәләр ясау белән мавыгучы оста куллы кешеләр байтак. Айгөл Фәйрушина да шундыйлардан.

Менә дигән хуҗабикә, ике бала анасы Айгөл Фәйрушина нефть компаниясендә хезмәтне саклау өлкәсендә эшли. Әле күптән түгел генә күңеленә ятышлы шөгыль тапкан, эшеннән һәм өй мәшәкатьләреннән бушаган арада, кәрҗиннәр үрә башлаган.

Айгөл сүзләренә караганда, чүлмәкләрнең дизайнын әлегә үзе уйлап тапмый, шулай да, киләчәктә үрүнең үз ысулларын уйлап чыгарырга тели.

Айгөл гөл чүлмәкләрен ясалма ротанг дигән материалдан үрә. Аннан ясалган кәрҗиннәр тотрыклы килеп чыга.

Чүлмәк үрер өчен чиләк кирәк була. Ә Айгөл куллана торган эш коралларына килгәндә, алар – дрель, пычкы, плоскогубцы һәм башкалар.

Үз кулларың белән ясаган оригиналь эшләнмәләр йорт һәм аның хуҗаларының стилен һәм индивидуальлеген күрсәтеп тора.

Хезмәт сөючән Фәйрушиннар һәрвакыт эш белән мәшгуль, алар бакчада да эшләргә бик яраталар. Аларның бакчалары иртә яздан көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра.

Автор фотосурәте    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев