Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылыны язмыш җиле кайда гына йөртмәгән

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр – бик көчле рухлылар. Тормышта аларга һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Шуларның берсе – Баулыда яшәүче Миргалим Мирзаһит улы Шәймәрданов.

Миргалим Шәймәрданов 1938 елда Акбуа бистәсендә дөньяга килә. 1955 елда 10 классны тәмамлый. Яше җиткәч, аны армиягә алалар. Көньяк Уралда Чиләбе-40 (хәзерге Озёрск) ябык шәһәрендәге “Маяк” химия комбинатында шартлау булган урыннарны торгызуга эләгә ул.

– Мин анда өч ел хезмәт иттем, шактый нурланыш алдым, – ди Миргалим абый. –  Минем белән анда булган кешеләр, кайтып озак та тормыйча, берәм-берәм үлә башладылар. 1973 елда мин армиядә булган иптәшләремнән үзем генә калдым.

“Маяк”та булу аның сәламәтлегенә, язмышында тирән эз калдырса да, армия хезмәтенә карашы тискәре түгел аның.

– Армиягә барып хезмәт итәргә кирәк, абзыкай (бертуган абыйсы) өч ел Ерак Көнчыгышта хезмәт итте, – ди ул. – Мин үзем, армиягә баруга, кече командирлар мәктәбенә эләктем. Башта отделение командиры итеп куйдылар. Армиядә безне төзелеш эшләренә ныклап торып өйрәттеләр. Чиләбе политехника институты галимнәре килеп укытты безне.

Армиядән кайтып, ике ел янгын сүндерүче булып эшләгәч, югары белем алу теләге белән, башкалага юл тота егет. Казан педагогия институтының табигый-география факультетына укырга керә һәм биш ел буе йөк ташучы булып эшләп укый.

1968 елда  институтны тәмамлап, 2нче мәктәптә химия һәм биология фәннәрен укыта башлый Миргалим Мирзаһит улы.

– Нагрузка бик күп иде. 1нче мәктәптә дә бу предметларны укытырга кеше булмагач, анда да эшләп йөрдем. Көненә 12шәр сәгать укыткан чаклар булды, – дип искә ала ул вакытларны ветеран.

Бер ел укытучы булып эшләгәч, аны язмыш җилләре Урта Азия якларына алып китә. Анда ул биохимия заводына технолог-смена начальнигы булып урнаша һәм Ташкент иррагация инженерлары институтында читтән торып белем ала. 1976 елга кадәр шунда эшли.

– Шул елны мин әни янына отпускыга кайттым, – ди Миргалим абый. – Әни картайган, берүзе. Эш урыныма шалтыраттым да биредә калдым.

Баулыда ул Бөгелмә ремонт-төзелеш идарәсенең район участогын оештырып, шунда эшли башлый. Бу участок бюджет оешмалары, мәктәпләр һәм башкарма комитет биналарына хезмәт күрсәтә, хоккей корты, юллар, мәйданчыклар төзи. Пенсиягә кадәр шунда эшли Миргалим абый.

Армиядә вакытта нурланыш алу нәтиҗәсендә тора-бара төрле авырулар баш калкыта башлый, инсульт та кичерә. Хәзерге вакытта аның күзләре бик начар күрә, Миргалим абый – 1нче төркем инвалид. Күзенә операцияләр ясаткан анысы. Кызганычка каршы, алар уңышлы чыкмаган.

– Күз ачылса, бик канәгать булыр идем, – ди ул. – Күрмәгәч, кыен.

Шуңа да карамастан, тик утырмый Миргалим абый, Урамда таяк белән капшап йөри. Сукырлар җәмгыяте, инвалидлар җәмгыяте белән элемтәдә тора.

– Өйдә генә утырасы килми, ветераннар советына барам. Анда бильярд һәм шахмат уйныйлар. Шуларны тыңлап, аралашып кайтам, – ди ул.

Күзләре яхшы күргән чакта шахмат уйнарга яраткан Миргалим абый,  район газетасын, китаплар укыган. Хәзер дә өйләрендә бай китапханә бар.

Хәзерге вакытта Миргалим абый туганнарының балалары белән аралашып тора. Социаль ярдәм бүлегеннән дә килеп ярдәм итәләр.

Миргалим абыйның тормыш иптәше Йолдыз апа белән бергә гомер итүләренә 46 ел. Йолдыз апа тумышы белән Биектау ягыннан, агрономия техникумында, Мәскәүдә югары партия мәктәбен укыган. Гомере буе Баулыда райкомда пропаганда бүлегендә эшләгән, комсомолның район комитетында комсомол секретаре дә булган.

Тормыш сынаулары алдында югалып калмаган көчле рухлы Миргалим абый әле дә тормыш сөючәнлеген югалтмый, аралашырга ярата. Аны радиация аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көненә багышланган чараларга чакыралар. Ул  бу уңайдан Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев