Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының финалга чыгу – үзе зур җиңү

Казанда XIX Бөтенроссия «Идел-йорт» татар театрлары конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Конкурс 1992 елдан бирле үткәрелә. Баштарак анда Татарстандагы үзешчән театр коллективлары гына катнаша, ә 1998 елда ул төбәкара статус ала һәм «Идел-йорт» дип аталып йөртелә башлый. «Идел-йорт» конкурсы быел да өч турда узды, Татарстан һәм Россия төбәкләре сәхнәләрендә уйнаучы 250ләп театр коллективының кырыгы конкурсның икенче турына үтте. Финалга иң яхшы 12 коллектив сайлап алынды. Оештыручылар әйтүенчә, мондый абруйлы конкурста финалга чыгу – үзе зур җиңү инде. Ул коллективлар бәйгенең иң зур бүләгенә – Гран-прига дәгъва иттеләр.

Халык театрлары классик татар драматурглары әсәрләрен һәм яшь язучылар пьесаларын сәхнәләштерде. Аларның эшен күренекле театр әһелләреннән торган жюри бәяләде.

9 декабрьдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә җиңүчеләрне игълан иттеләр. Гран-при иясе булып Чиләбе шәһәре үзешчән татар театры танылды. Беренче-өченче урыннарны Ульяновск шәһәре, Ульяновск һәм Самара өлкәләре, Ижау шәһәре коллективлары бүлеште.

Баулының татар халык театры коллективы Шәриф Камал әсәре буенча куелган “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакле өчен диплом һәм кыйммәтле бүләк алды, ә театрның режиссеры Сәгыйть Әхмәтҗанов, үзешчән театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен, дипломга һәм 70 мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев