Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының данлыклы нефтьчесенә туксан яшь тулды

Баулы шәһәренең почетлы гражданины, илебезнең нефть сәнәгате отличнигы Иван Саблин бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Иван Саблин Татарстан нефтьчеләренең данлы тарихында югалмас эзләр калдырган кеше. Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң, 1953 елда яшь инженер яңа нефть ятмалары үзләштерелүче Татарстанга, “Баулынефть” трестына эшкә җибәрелә.

“Мин килгәндә бу җирләрдә бушлык иде әле”,- дип искә ала ул көннәрне Иван Васильевич, ул чагында берничә ике катлы йорт кына була, шуларның берсендәге кысырык фатирга ул Башкортостаннан әти-әнисен, бертуганнарын да алып килә. Алар барысы да нефтьче һөнәрен үзләштереп, зур бер династия булып эшлиләр. Саблиннарның нефть тармагындагы гомуми эш стажы 400 елдан артып китә. Мастер буларак хезмәт юлын башлаган Иван Саблин “Баулынефть” идарәсе башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның фәнни эшләре һәм баш тәҗрибәсе илебез нефть сәнәгатен күтәрүгә зур өлеш керткән.

Бик күп дәүләт бүләкләре иясе Иван Саблинга юбилее көнне тагын бер бүләкне – Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатын Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин тапшырды. “Баулы нефте тарихын сездән башка күз алдына да китереп булмый”, – дип билгеләп үтте ул юбилярны тәбрикләгәндә.

Автор фотосурәтләре

 

Кадрия ГЫЙМАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев