Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының түбәнге өлешендә Җиңү урманы утырттылар

Баулылар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү урманы” Бөтенроссия экологик акциясенә кушылдылар. Шәһәрнең түбәнге өлешендә “Ватан” яшьләр үзәге янына миләш үсентеләре утырттылар.

Акциядә Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариаты, шәһәр мәктәпләре яшь армиячеләре, педагоглары, волонтёрлары катнашты.

– Әлеге экологик-патриотик акция бөтен Россиядә 6-23 сентябрьдә уза, – дип сөйләде безгә гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Марат Гарифуллин. Ул бирегә тормыш иптәше һәм балалары белән килгән. – Әлеге акция бишенче тапкыр уза. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә агач утыртабыз. Россиядә 27 миллион агач утыртырга ниятләгәннәр иде, тик һәр төбәктә мөмкин кадәр күбрәк агач утыртырга булдылар.

Марат Гарифуллин билгеләп үткәнчә, һәр үсенте һәлак булган солдатны символлаштыра һәм агачларның һәрберсенең үсеп китүе мөһим.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев