Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының 1нче спорт мәктәбе ачылды

Баулының 1нче спорт мәктәбендә капиталь ремонт төгәлләнде. Яңартылган бинаны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да карап чыкты.

Кунакларны спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь боксчылар һәм җиңел атлетчылар, тренерлар, спорт объект хезмәткәрләре каршы алды. Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм 1нче спорт мәктәбе директоры Миргалим Фәхриев озатуында, яңартылган кабинетларны, тренировка залларын карап чыкты һәм ремонттан канәгать калуын әйтте.

Спорт мәктәбе балаларны кабул итүгә тулысынча әзер. Биредә дәресләр киләсе дүшәнбедән башланачак.

Исегезгә төшерәбез: 1нче спорт мәктәбендә ремонт “Татарстанда спорт объектларын капиталь ремонтлау” программасы буенча үткәрелде. Бу максатка 34 миллион сум акча бирелде.

Мәктәптә төзекләндерү эшләре февральдә башланды. Миргалим Фәхриев сүзләренә караганда, төзүчеләр бинаның түбәсен алыштырганнар, фасадны тышлаганнар, эчке бүлмәләрне һәм кабинетларны тулысынча яңартканнар, инженерлык коммуникацияләрен алыштырганнар. Хәзер спорт мәктәбенең һәр катында душ бүлмәләре бар. Бинаның эчке һәм тышкы ягында видеокамералар урнаштырылган. Спорт мәктәбе койма белән әйләндереп алынган.

Спорт мәктәбенә 700дән артык бала йөри. Биредә алты спорт төре – җиңел атлетика, чаңгы спорты, баскетбол, бокс, шахмат һәм пауэрлифтинг – белән шөгельләнергә мөмкинлек бар.

Бокс секциясендә тренер Фәрит Галиуллинда 30лап бала шөгыльләнә.

– Безнең спорт мәктәбе ачылуны түземсезлек белән көттек, – ди тренер. – Биредә ремонт барганда, универсаль спорт залында шөгыльләндек. Балалар бокс секциясенә бик яратып йөри, хәзер исә алар тагын да дәртләнеп шөгыльләнерләр, дип уйлыйм.

Киләсе атнада бирегә яңа спорт җиһазлары кайту көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев