Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылыларның уңышы куандыра

Район кырларында бөртекле культураларны урып-җыю дәвам итә.

Баулы-информ хәбәрчесе Николашкино хуҗалыгында булып кайтты.

Николашкино игенчеләре өченче көн инде бөртеклеләрне суктыру белән мәшгуль. Көзге бодайны турыдан суктыралар, бу икътисадый яктан отышлы.

Хуҗалык җитәкчесе Гөлнара Сәмикова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта бөртекнең дымлылыгы урып-җыю өчен яхшы – 13 процент. Уңыш тагын да сөендерә: гектарыннан 43 центнер. Амбарга саклауга  – 300 тонна, орлыкка 50 тонна бодай салганнар.

Хуҗалыктан элеваторга беренче 100 тонна ашлык озатылган.

Урып-җыюның барышы һәм уңышның күпме булачагын фаразлау турында тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасының 29 июль саныннан укырга мөмкин булачак.

Кадрия Гыймазова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев