Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылыларның Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды

Кичә, 1 июль көнне, РФ төп законына үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүе тәмамланган вакытта, Баулы районы территориаль сайлау комиссиясенә 23 меңнән артык сайлаучы килгән.

Тавышларны санаганнан соң, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплап, районның 18465 кешесе тавыш биргәнлеге билгеле булган. Бу – барлык тавыш бирүчеләрнең 80,1 проценты, дигән сүз. Бу хакта Баулы-информ” мультимедия редакциясенә Баулы районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рима Солтанова хәбәр итте.

Тавыш биргән баулылыларның 19,9 проценты юк тавыш биргән.

РФ төп законына үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүендә барлыгы 23032 Баулы катнашкан, бу барлык сайлаучыларның (26 697) 86,2 процентын тәшкил итә.

Баулы районында тавыш бирү 38 сайлау участогында оештырылган. Тавышларны санау вакытына тавыш бирү тартмаларында 23 032 бюллетень булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев