Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Чисталык сагында торалар

Ишегалды себерүче – үзенә билгеләнгән территориядә чисталык саклаучы кеше. Шәһәребез урамнарында йөзләгән ишегалды себерүче хезмәт куя, алар, һава торышы нинди булуга карамастан, себерәләр, чүп җыялар, кар көриләр. Ирле-хатынлы Марина Пунина белән Сергей Рябцев Баулының үзәк өлешендә яшәүче күпләргә таныш – алар иртән-иртүк, лом яки көрәк тотып, эш урынына ашыга.

Марина Александровнага 49 яшь, тумышы белән Бурятиядән, Улан-Удэ шәһәреннән. 1981 елда гаилә Баулы районына күченгән. Алар Дубовка авылында яшәгәннәр. Мәктәпне тәмамлагач, Марина Александровна тегүче-мотористка укыган, кияүгә чыгып, дүрт бала тапкан. Ул – бай әби, алты оныгы бар, буш вакытларында аларны карый. Тормыш иптәше иртә мәрхүм булган, 13 еллап элек язмыш аны Кырымсарайдан Сергей Рябцев белән кавыштырган.

“Алты ел элек Сергей белән Баулыга күчендек һәм икебез дә “Комфорт”ка ишегалды себерүче булып урнаштык, башка эш табу кыен иде, – дип сөйләде безгә Марина Александровна эш арасында. – Эшебез җиңел түгел. Быелгы кыш аеруча карлы килде. Ял көннәрендә дә еш кына эшкә чыгарга туры килде, аз ял иттек. Алай да без бер-беребезгә булышып эшлибез. Һәр иртәне Сергей миңа ярдәм итә, лом белән боз вата”.

Яз җитүгә, ишелады себерүчеләргә эш өстәлә. Кар астыннан яфрак калдыклары, чүп-чар чыга башлый. Йорт яны территориясендәге куаклар һәм агачларны культуралаштыру да – аларның эше.

“Алты ел эчендә эшебезгә күнектек, салкыннардан, җилдән курыкмыйбыз, – ди Марина Александровна. – Мин, мөгаен, хәзер бина эчендә эшли алмыймдыр, гел саф һавада йөрергә ияләштем. Өстәвенә, шәһәрлеләрнең канәгать йөзләрен күрү ошый, минем участокта яхшы кешеләр яши. Миңа 29 подъезд беркетелгән, бер көн эчендә бөтен территориямне йөреп чыгам”.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев