Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яңа елда да бергә булыйк

Баулы районында “Хезмәткә дан” газетасының 2022 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды.

Якташларыбыз, 90 еллык тарихы булган популяр җирле басма 2022 елның беренче яртыеллыгында да өегезгә килсен өчен, абунә рәсмиләштерергә ашыгыгыз. Газетабызның тугры укучылары шәһәрдә дә, авылларда да бар.

Газетабызны яшь баулылар да укый, чөнки газета битләрендә балалар бәйрәмнәре һәм яшьләр чаралары турында даими рәвештә материаллар басылып тора. Моннан тыш, безнең газета битләрендә кечкенә укучыларга да “Балалар өчен” дигән махсус сәхифә бар, андагы QR кодны кулланып, кызыклы видеороликлар карау мөмкинлеге бар.

Район газетасына абунәне якыннарыгызга, күршеләрегезгә, туганнарыгызга да бүләк итәргә мөмкин.

“Хезмәткә дан” газетасына барлык почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга була. Бәясе – 858 сум.

Килеп алу мөмкинлеге белән (редакциядән үзегез килеп алу) абунәне 450 сумга рәсмиләштерергә мөмкин.

Бөтен мәгълүматны 5-64-50, 5-64-47 телефоннары аша белешергә була.

16+

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ #баулы