Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылыга яшь десантчы чаклары төшенә керә

Ел саен 2 августта Россиядә Һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Бу датаның рәсми дәрәҗәдә бәйрәм ителә башлавына быел 16 ел була.

Һава-десант гаскәрләре көне – Поповка авылында яшәүче Геннадий Малахов өчен зур бәйрәм. Алар бу датаны гаиләләре белән билгеләп үтәләр.

Һава-десант гаскәрләре көне алдыннан, хәбәрчебез Поповка авылына Малаховлар гаиләсе яши торган йортка юл тотты. Күпләр аларны фермерлык хуҗалыгы тотучылар һәм эшмәкәрләр буларак белә. Гаилә башлыгы Геннадий Малахов заманында Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән булып чыкты.

Геннадий Михайлович, Яр Чаллыдан волейболга йөргән ике озын буйлы егет белән бергә, Һава-десант гаскәрләренә эләгә.

Геннадий Михайлович махсус билгеләнештәге разведка-десант ротасында ике ел хезмәт итә, армия елларын авыр вакытлар буларак искә ала.

Десантчы сүзләренә караганда, Монголиядә климат бик кырыс – җәен түзеп булмаслык эсселек булса, кышын бик салкын.

Геннадий Михайлович армиядән кайткач, 1983 елда, гаилә кора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X