Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы Зәйтүнә ападан 100 яшькә кадәр яшәү сере

100 яшькә кадәр җитәр өчен ничек яшәргә кирәк? Озын гомерле булу сере белән юбиляр Зәйтүнә Шәрәпова уртаклашты.

Баулыда яшәүче Зәйтүнә апа бүген үзенең матур юбилеен билгеләп үтте. Аңа 100 яшь тулды. Бу шат күңелле, елмаючан әбине күреп, аңа 100 яшь тулуга ышануы да читен. Анда әле тормыш кайный, ул кызыксынып, тормышны сөеп яши.

Озын гомерле Зәйтүнә Камали кызы улы һәм килене белән бергә үзенең уңайлы матур йортында гомер кичерә. Менә 10 ел инде Зәйтүнә апа балалары карамагында. Ә 90 яшькә кадәр ул ялгызы яшәгән, хуҗалык эшләрен үзе башкарган. "Хезмәткә дан" корреспондентына юбилярның бердән-бер улы Фердинанд абый сөйләвенчә, Зәйтүнә апа гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән, кешеләр дәвалаган.

– Минем әти хәрби кеше булган. Сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткән. 1942 елда аның һәлак булуы турында хәбәр килгән, – дип искә төшерде Фердинанд абый. – Әти сугышка киткәндә, әнием минем белән авырлы булган. Алар Украинаның Донецк өлкәсендәге Краматорск шәһәрендә яшәгәннәр. Сугыш озакка сузылуы билгеле булгач, әни туган якларына кайтырга булган. Ике айдан ул Бөгелмә районының Татар Димескәе авылына кайтып җиткән. Мин 1941 елда шунда туганмын.

Күкрәк баласы булгач, Зәйтүнә апаны фронтка алмаганнар. Ул авыл медицина пунктында хезмәт иткән. Биш елдан соң Зәйтүнә Камали кызы икенче тапкыр кияүгә чыга. Ире авыл хуҗалыгы идарәсендә агроном булып эшли. Алар бергәләп Баулының түбән өлешендә әлеге йортны төзеп кергәннәр, бүгенге көндә хуҗабикә шул йортта бәхетле картлыгын каршы ала.

– Үги әтием минем өчен яхшы әти булды, үз баласы кебек якын итте, – дип сөйләде Фердинанд Кәшифович. – Әни туберкулез диспансерына эшкә урнашты һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшләде. Ул ярдәм сорап килгән берәүне дә кире какмады, игелекле һәм шәфкатьле булды. Күңеле яхшы кешеләргә Ходай озын гомер бирә, диләр. Әле мин кечкенәдән әниемнең сүзләрен хәтерлим. Ул: "Мин йөз яшькә кадәр яшим. Әбием бик озак яшәде, мин дә яшим!" дип кабатлый иде. Күрәсең, фәрештәләрнең "амин" дигән чагына туры килгән.

Юбилее көнендә Зәйтүнә апаның йорты кунаклар белән тулып торды. Туганнары, күршеләре аны котларга ашыктылар. Юбиляр һәр кунакка ихлас күңелдән шатланды. Зәйтүнә апаны күркәм юбилее уңаеннан район җитәкчелеге дә тәбрикләде. Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин Зәйтүнә апага республика һәм Россия президентларының котлау хатларын һәм чәчәкләр бәйләмен тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина юбилярга истәлекле бүләк тапшырды һәм иң изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X