Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы Владимир Санников төзүчеләр көнен билгеләп үтә

Төзүчеләр көне – төзелеш тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Ул ел саен августның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бүген без «Баулы-информ» укучыларына «Жилсервис» җәмгыятендә слесарь-сантехник булып эшләүче Владимир Санников турында сөйләячәкбез.

Хәзерге вакытта Владимир Санников күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүдә катнаша. Без аның белән эш урынында – Горюнов урамындагы 6 нчы йорт янында очраштык.

Хәзерге вакытта 6нчы йорт фатирларында канализация системасын ремонтлау эше төгәлләнеп килә. Биредә слесарь-сантехник Владимир Санников җиң сызганып эшли. Ул “Жилсервис” җәмгыятендә ике елга якын хезмәт куя, шулай да гомере буе төзелеш өлкәсендә эшләгән.

  • Мин тумышым белән Себердән. Озак еллар Надым шәһәрендә яшәдем, – дип сөйләде безгә үзе турында Владимир Санников. – Формовщик, стропальщик, бетончы, эретеп ябыштыручы, слесарь-сантехник булып эшләдем. Мәктәптә укыганда, эретеп ябыштыручы булу турында хыялландым, нәкъ менә әлеге һөнәрне үзләштерәсем килде. Тик соңрак, армиядә хезмәт иткәч кенә, эретеп ябыштыручы булдым.

Владимир Иванович Севастопольдә, хәрби-диңгез флотында боцман командасында хезмәт иткән. Армиядән соң, диңгездән аерыла алмаган һәм Сахалинга киткән, йөк ташу кораблендә матрос булып эшләгән. Өч елдан Себергә әйләнеп кайткан һәм төзүче булган.

Тормыш иптәше Венера Әхтәм кызы белән ике бала – бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр, бер оныклары бар. Ул инде пенсиядә, лаеклы ялга 54 яшендә чыккан, чөнки озак еллар Себердә эшләгән. Алты ел элек гаиләсе белән тормыш иптәшенең туган ягына – Баулыга – күченеп кайткан һәм “АДС”ка эшкә урнашкан, аннары “Жилсервис” предприятиесенә күчкән.

Владимир Ивановичның үз эшен яратып башкаруы күренеп тора. “Ул нәрсәсе белән кызыклы?”, дигән соравыбызга, болай дип җавап бирде:

– Эшемнең нәтиҗәсен күрү күңелемә рәхәтлек бирә. Фатирларда торбалар начар, кайберләре тутыккан иде. Яңа ак торбаларга алыштырып куйгач, бөтенләй яңа инде – күзләр сөенә. Йортларда яшәүчеләрдән дә рәхмәт сүзләре ишетеп торганда, ничек инде эшеңне яратмыйсың!

Язмабыз героеның тәҗрибәсе шактый, шуңа күрә эшен дә сыйфатлы итеп башкара.

– Тәҗрибә вакыт белән килә ул, – ди үзе. – Иң мөһиме – куллар эш рәтен белсен. Шуңа өстәп, җаваплылык та булырга тиеш, кешеләр өчен эшлибез бит. Кешеләр өчен эшләсәк тә, үзебезгә кебек тырышабыз.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев