Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы ТАССРның 100 еллыгында 100 яшен тутырды

Хезмәт ветераны, тыл хезмәткәре Кәбирә Мәрданова туганнары һәм балалары белән зур юбилеен билгеләп үтә – аңа бүген 100 яшь.

Гомере буе балалар укыткан Кабирә апа бүген дә мөлаем йөзле, ачык зиһенле. Барлык яңалыкларны да белеп, дөнья белән бергә атларга тырыша ул. Юбиляр сүзләренчә, балалары аның өчен газета-журналлар яздырып ала, китапханәдән китаплар алып кайта.

Кәбирә апа тормыш иптәше Шаһинур белән дүрт ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Барысына да яхшы тәрбия һәм белем биргәннәр.

Бүгенге көндә Кәбирә апа кызы Дилбәр карамагында ун оныгы һәм уналты оныкчыгына сөенеп яши.

– Безнең әнинең 100 яшькә җитүе – зур бәхет, – ди юбилярның улы Марсель Мәрданов. – Минемчә моның сере – күңел тынычлыгында һәм нәселнең нык булуында. Безнең әби-бабайларыбыз да тормыш авырлыгына бирешмәгәннәр, озын гомерле булганнар.

Юбилей уңаеннан Кәбирә Мәрданованы Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да тәбрикләде, Россия президенты Владимир Путинның котлавын, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырды.

Ләйсән ГАЛИМОВА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев