Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы Мәскәүгә бүләк алу өчен барачак

“Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече, Баулы районының “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте координаторы Артур Гәрәев “Янәшәдә яшәүче геройлар” Бөтенроссия конкурсында “видеороликлар” номинациясендә өченче урынны яулады.

Бу конкурс яшьләрнең ветераннар берләшмәсе белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген үстерүгә, остазлыкка һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Конкурс Россия Герое, Россиянең Иҗтимагый палатасы секретаренең беренче урынбасары Вячеслав Бочаров җитәкчелегендә “Буыннар эстафетасы” проекты кысаларында узды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 1 ноябрьдә Мәскәүдә Россия Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылган форум кысаларында узачак.

Фото: Яшьләр дөньясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев