Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы үлем белән узышып яши

Ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә безнең илдә автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Автомобиль – йөрү чарасы гына түгел, ә тормышының аерылгысыз өлеше булган кешеләр бәйрәме ул. Чөнки шоферлар үзләренең эш көнен нәкъ менә автомобиль руле артында үткәрәләр. Безнең мәкаләнең герое Сергей Кульгутин шундый кешеләрнең берсе.

Әдәм баласын адым саен төрле куркыныч хәлләр сагалап торырга мөмкин. Сәламәтлегебезгә, гомеребезгә куркыныч яныйдыр дип уйламыйча, еш кына без гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмибез. Ә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре бу хакта беркайчан да онытмый кебек. Гомерләрне саклап калуаларның бурычы. Әмма аерым игътибарга ашыгыч ярдәм машинасы йөртүче лаек, чөнки үлем белән узышу – аның көндәлек бурычы. Башка кешеләрнең гомере сиңа бәйле дигән уй белән яшәве ничек? Моның турында ашыгыч ярдәм машинасы йөртүче Сергей Кульгутин сөйләде.

Без героебыз белән район үзәк хастаханәсе территориясендә очраштык, ул анда сигез ел дәвамында ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли. Хәбәрчебез аның белән чакырулар арасындагы тәнәфестә аралашырга өлгерде. Ул бер авыруны кабул итү бүлегенә алып килгән һәм, Бөгелмәгә илтү өчен, икенче авыруны көтә иде. Ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесенең көндәлек эше әнә шундый.

– Руль артына машина йөртү хокукы алгач, 18 яшемдә утырдым, гәрчә моңа кадәр әти белән бабам мине машина йөртергә өйрәтсә дә, – ди Сергей Кульгутин. – Алар икесе дә машина йөртүче булып эшләделәр, кайвакыт мине үзләре белән эшкә алалар иде. Мин автомобильчеләр арасында үстем һәм балачактан ук машина йөртүче булырга хыялландым. Күргәнегезчә, минем хыялым тормышка ашты.

Сергей Владимирович ачыклап узганча, армиядә ул автомобиль руле артына түгел, танк штурвалы артына утырган. Һәр егет хезмәт итәргә хыялланган һава-десант гаскәрләренә эләгә. Танк йөртә, шофер-механик була. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, автомобиль йөртүче булып эшкә урнаша.

– Мин кайда гына эшләмәдем, начальникларны да йөрттем, йөк машиналарында да йөрдем, – ди ул. – Ашыгыч ярдәм машинасын йөртү – иң җаваплы эш дип уйлыйм. Минем ничек барачагым, нинди маршрут сайлавым, өлгерү-өлгермәвемә кешеләр гомере бәйле. Авыруның гына түгел, минем белән машинада булган фельдшерларның да.

Ашыгыч чакыру алгач, ашыгыч ярдәм бригадасы очып бара, ягъни максималь тизлектә. Шул ук вакытта машина йөртүчеләр куркынычсызлык һәм юлда йөрү кагыйдәләре турында да онытмыйлар.

– Башка автомобиль йөртүчеләр “ашыгыч ярдәм” машинасына юл бирсәләр, яхшы булыр иде. Кайчагында авыруга ашыгасың, ә алда баручы машина безне үткәрми. Андыйлар аз, әлбәттә, әмма бар. Мондый кешеләргә шуны да искәртеп үтәсе килә: бу машинада кайчан да булса алар үзләре яки туганнары булырга мөмкин, – дип өсти Сергей Владимирович.

22 еллык стажы булган шофер Сергей Кульгутин югары машина йөртү осталыгына һәм нәкъ менә ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе ия булырга тиешле барлык сыйфатларга ия. Хезмәттәшләре дә аны уңай бәялиләр.

– Сергей Владимирович шофер гына түгел, механик та булып эшли. Ул ашыгыч ярдәм машиналарының төзеклеге өчен дә җавап бирә. Безнең бүлектә барлыгы сигез машина йөртүче эшли, – дип сөйләде ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Светлана Мостафина. – Сергей Владимирович, җаваплы хезмәткәр булудан тыш, бик яхшы гаилә башлыгы һәм күп балалы әти дә. Аның машинасы һәрвакыт тәртиптә. Ул фельдшерларга ярдәм итә, беркайчан да бер үтенечне дә кире какмый. Кайчагында аның барысына да өлгерүенә гаҗәпләнәбез.

Читтән караганда бу һөнәрнең бернинди кыенлыгы юк кебек тоелырга мөмкин. Ә тирәнрәк карасаң, һәр кеше дә биредә эшли алмавын аңлыйсың. Көн саен авыру күрү, чит кешенең гомере өчен җавап бирү – психологик яктан авыр. Авыруның уңай хәлгә килү мөмкинлеге еш кына аны медицина учреждениесенә китерү тизлегенә бәйле бит. Машина белән идарә иткәндә шофер, авыруның тормышын куркыныч астына куймыйча, аны вакытында китереп җиткерү өчен алтын урталыкны табарга тиеш. Әлегә кадәр Сергей Кульгутин моңа ирешкән.

Бәхеткә, моңа кадәр үлемне уздырган булмады, – диде Сергей Владимирович, һәм, ашыгыч ярдәм машинасына утырып, кеше гомерен коткарырга чапты.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев