Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы күзәтә һәм саклый торган һөнәр иясе

Сакчы – авыр һәм куркыныч һөнәрләрдән санала. Алар кешеләрнең куркынычсызлыгын һәм шәхси милекнең сакланышын тәэмин итә.

11 мартта Сакчы көне – куркынычсызлыкны тәэмин итүче шәхси структураларда эшләүче кешеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелде. Сакчы көне алдыннан, “Хезмәткә дан” хәбәрчесе Ренат Каюмов белән очрашты.

 Ренат Каюмов 2005 елда гаиләсе белән Новозареченск бистәсеннән Баулыга күчә. Эш эзләп йөргәндә, аңа танышлары сак предприятиесенә урнашырга тәкъдим итәләр. Шуннан бирле ул  сакчы булып эшли.

Сакчының саклана торган объектта яки аның тирәсендәге территориядә булуы – җәмәгать тәртибен һәм матди милекне саклауның иң ышанычлы ысулы. Сакчы ул – постта утыручы кеше генә түгел, ә объектны игътибар белән күзәтүче, экстремаль хәл килеп чыккан очракта, тиз арада дөрес карар кабул итә белүче хезмәткәр.

Ренат Каюмов сүзләренә караганда, аңа предприятие саклый торган барлык объектларда да диярлек һәм массакүләм бәйрәм чараларында дежур торырга туры килә.

Тулырак язманы "Хезмәткә дан"  газетасының 12 март  санын укыгыз

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев