Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы Кадыйр Гафуров : «90 яшь җиткән икән, сизми дә калганмын”

Илле елга якын шофёр булып эшләгән хезмәт ветераны Кадыйр Гафуров ,бүген күркәм юбилеен каршы алды. Аңа 90 яшь тулды.

Бүгенге көндә Кадыйр абый тормыш иптәше Әнвәрия апа белән күркәм йортларында гомер кичерәләр. Алар 65 елга якын бергә.

Кадыйр абый Новосибирск ягында туып үсә. Анда бераз торганнан соң, гаилә Татар Кандызы авылына кайтып төпләнә. Армия сафларыннан әйләнеп кайткач, Кадыйр абый шофёрлыкка укый. Лаеклы ялга чыкканчы, гомере буе ПАТПда автобус йөртә. Гомуми стажы 49 елдан артык.

Автобус йөртү – бик җаваплы эш, автобус йөртүче кулында кеше язмышы, – ди Кадыйр абый. Автобус белән ерак юлларга йөрдем. Бер дә бәлагә тарыган булмады, уңышлы эшләп, пенсиягә чыктым.

Әнвәрия апа белән Кадыйр абый дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге көндә аларның яратып туймаслык 13 оныклары, 12 оныкчыклары бар.

Юбилярны котларга Баулы муниципаль район башлыгы урынбасары Ринат Хамидуллин килгән иде, ул Кадыйр абыйга Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Ә Кадыйр абый исә котлауны, күзлексез, үзе укып чыкты.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев