Баулылы Илнур Зариев: “Салихтан беркая китмим”
Авылларда терлек асраучылар кимегән заманда, Салих авылында күпләп мал-туар асраучылар шактый. Илнур һәм Раушания Зариевлар – шундый тырыш, хезмәт сөючән гаиләләрнең берсе.
Илнур Зариев тумышы белән Салих авылыннан. Мәктәптән соң Әлмәт төзелеш техникумын тәмамлап, комбайнда эшләгән, армиягә киткән. Аннан кайткач, әтисе белән гаилә подряды белән терлек асраганнар. Республика күләмендә 1нче урынга чыгып, Т-40 тракторы белән бүләкләнгәннәр. Илнур Зариев 1990 елда авылда газ склады төзегән, 10 ел авылга газ баллоны ташыган. 2000 елдан бирле Баулы газ хезмәтендә эшли, авыл халкына хезмәт күрсәтә.
Раушания ханым Яңа Чүте авылында туып үскән. Гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән. 36 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләп, бер ел элек лаеклы ялга чыккан. 2017 елдан бирле хат ташучы булып та эшли.
35 ел элек гаилә корган Зариевлар, ике кызга гомер биргәннәр. Аларны кечкенәдән хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Альбина белән Ләйсән, югары белем алып, уңышка ирешкәннәр. Бер кызлары Яр Чаллыда хезмәт куя, икенчесе Германия фирмасы белән хезмәттәшлек итә.
Бүгенге көндә Зариевларның шәхси хуҗалыгында 10 баш мөгезле эре терлек, бихисап сарык һәм тавыклар бар. Җәен 40-50 бройлер да алып үстерәләр.
“Мин иртәнге сәгать дүрттә торам, сыерларны савам. Быел дәүләт программасы буенча савым аппарат бирелде. Авыл халкын хөрмәт итеп, эшен күрә белгән өчен, зур рәхмәт”, – ди Раушания апа.
Уңган хуҗабикә абзарларын ел саен дезинфексияләп, буяп тора. Мал-туарны уңайлы шартларда асрыйлар. Печәнне үзләренең 2 гектарга якын җирләрендә үстерәләр.
“Терлек азыгы әзерләргә туганнар, иптәшләр булыша, рәхмәт үзләренә.
Печәнне рулонга я шакмак тюкларга җыябыз. Шакмак тюк безнең өчен җайлы ул. Үзең бирәлмәгәндә, хатын кыз да бирә ала. Шуның өчен, күпмедер күләмдә шакмаклап әзерлибез, – ди Илнур Зариев. – Кышкылыкка салам да әзерлибез, 30-35 рулон салам кирәк була елның елына. Аллага шөкер, бөтен эшләрне бетердек, икмәкләр сатып алдык”, – дип уртаклашты Илнур абый.
Яздан көзгә кадәр мөгезле эре терлек көтүдә йөри. Көтүченең дә ниндие әле – электропастух. Терлекләрне иртән төшерәләр, кич алып кайталар.
“Элек бит ярты җәебез көтү көтеп үтә иде. Хәзер ул ягы нык җайлы. Бер тапкыр корып куясың да электропастухны, аннан көздән җыеп аласың. Малларыбыз иркендә йөри, тамаклары тук”, – ди Илнур абый.
Сыерлы көнем сыйлы көнем дигән әйтемне үз итеп яши алар. Табыннары мул – үзләре тир түгеп тапкан иттән, сөт ризыкларыннан өзелмиләр. Сөт продукциясе әзерлиләр. Каймак, эремчек ясап, ярты көне шуның белән үтә Раушания апаның. Үзләреннән артканын Баулыга илтәләр, даими клиентлары бар.
Билгеле, авылда яшәүнең үз кыенлыклары бар.
“Авыл кешесенең өй эчендә дә, ишегалдында да гел ремонт сорап тора. Аз гына карамасаң, теге яки бу җирең китек була башлый. Шуңа чыгымнар күп, – ди гаилә башлыгы. – Рәхмәт әти-әнигә, алар безне эшкә өйрәтеп үстерделәр. Хезмәте авыр инде авыл җиренең, ләкин яратып эшләсәң, авырлыкларны җиңеп була”.
Салих авылын бик яраталар Зариевлар. Аның киләчәге өчен дә борчылалар.
“Табигате матур, тыныч, кечкенә авыл, ыгы-зыгы юк. Кышка керсәң, бөтенләй тыныч, юллар бетә башласа урамда. Заһит абый Галләметдинов та тырышты инде юлларны булдыруга. Әле яңа җирлек башлыгы Илнур Хәйруллин яшь, энергичный кеше булгач, юллар бетмәс дип ышанабыз. Авылның киләчәге булырга тиеш, өмет өзелмәскә тиеш”, – ди Раушания апа.
“Авылыбызда азан тавышлары яңгырый, бик күңелле. Яңа мәчетебез нәкъ безнең мәрхүм Зари бабай мулла булып торган мәчет урынына салынды, бик сөендек, – ди Илнур Зариев. – Авылыбызда, нигездә, өлкән яшьтәгеләр яши. Иң яшьләре без, бездән яшьрәкләр авылда юк диярлек. Бар да, нигездә, илледән өстә инде”.
“Бер шулай авылның киләчәге турында сөйләшеп утырганда, Салих авылында беркем калмаганда да мин беркая да китмим, Салихта берүзем булса да торам, ди Илнур”, – дип өстәп куйды Раушания ханым.
Бәхетләрен туган якларында тапкан, җир кешеләре Зариевлар. Эшләгән эшләре канәгатьлек бирә – бәхет шул түгелме?
Зариевларның бәхетле гаилә серләре турында “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев