Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы Гөлнара Зиннәтова: “Чирек гасыр – бер урында”

1952 елдан башлап, ел саен 29 октябрьдә, Россия милли гвардиясенең ведомстводан тыш сак көне билгеләп үтелә. Бу – Россия милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең аеруча мөһим режимлы объектларны, илебез халкының милеген саклаучы, җинаятьләрне булдырмауга өлеш кертүче структур бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Бу бәйрәмне Баулы районы ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре дә билгеләп үтә. Россия милли гвардия гаскәрләре Татарстан ведомстводан тыш сак идарәсенең Ютазы һәм Баулы районнарында объектларны саклауны гамәлгә ашыручы филиалында 53 кеше хезмәт куя. Аларның 31е Баулыда эшли. Аларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, үзәкләштерелгән сак пунктының баш белгече Гөлнара Зиннәтова белән аралаштык.

Гөлнара Зиннәтова 1997 елда, 19 яшендә, Баулы районы ведомстводан тыш сак бүлегенә идарә пульты дежурные булып урнашкан.

“Миңа саклана торган объектларның торышын күзәтү эше йөкләнде, алар 90га якын иде, – дип сөйләде Гөлнара Мидхәт кызы. – Ул заманнарда техник чаралар искергән иде – объектлар телефон элемтәсе аша сакланды. Хәзер объектларны радиоканал яки кәрәзле элемтә операторлары ярдәмендә саклыйбыз. Бүгенге көндә сигнализация күпкә яхшырак эшли, саклау системасы да заманчарак”.

Гөлнара Зиннәтова бу вазифада 15 ел эшләгән. Хәзер аның хезмәт стажы 25 елга якын. Бүгенге көндә үзәкләштерелгән сак пунктының баш белгече булып эшли.

“Хезмәтем бик кызыклы. Ул миңа даими рәвештә яңа мәгълүмат өйрәнү, ниндидер яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерү, кергән мәгълүматны анализлау, объектларның даими мониторингын үткәрү ягы белән ошый. Инструкция буенча эшләргә тырышабыз”, – ди ул.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев