Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы буш вакытын яраткан шөгыле белән уздыра

Шәһәрдәшебез Фәнис Нуретдинов үзизоляциядә вакытын бушка үткәрми: тәрәзә төбендә үсентеләр үстерә.

Фәнис Нуретдиновның бакчачылык белән мавыгуы әнисеннән һәм туган апасыннан күчкән икән. Алар да яшелчәләр үстерергә яраткан, Фәнис абыйны да бакчачылык серләренә өйрәткәннәр. Гөлчәчәк ханым әйтүенчә, аларның гаиләсендә бакчачылык белән гомер буе тормыш иптәше шөгыльләнә. Утыртып һәм үстереп кенә калмый, яшелчәләрне кышка тозлап та куя.

Фәнис Җәмилович тормыш иптәше белән 34 елдан артык гомер итә, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Гөлчәчәк Хәбибулловна сүзләренә караганда, ул бик таләпчән ата, өч оныгының яраткан бабасы. Фәнис абый аларны да үз үрнәгендә тәрбияли, үсемлекләрне карап үстерергә өйрәтә, иң тәмле кыяр һәм помидор үстерү серләре белән уртаклаша.

Гөлчәчәк һәм Фәнис Нуретдиновлар фикеренчә, үзизоляциядә паникага бирелеп утырганчы, яраткан шөгылең белән мавыгу – иң яхшысы, ә ул исә җимеш бирми калмый.

Тулырак мәгълүматны "Хезмәткә дан"  газетасының 32 санында (29.04.2020) укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев