Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы бүләккә лаек булган

Райондашыбыз Марат Ильясовка Татарстан президенты премиясе тапшырылган.

Татарстан президенты премиясе, республикада гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен, җәмәгатьчелектә танылу алган эшчәнлекләре һәм проектлары өчен, шулай ук гражданлык җәмгыяте өлкәсендә фәнни тикшеренүләре өчен, Россия гражданнарына һәм социаль юнәлештәге,  коммерциянеке булмаган оешмаларга бирелә.  Гражданнарга – 250 шәр мең сумлык өч премия, оешмаларга 400әр мең сумлык биш премия каралган.

Татарстан президенты премиясе лауреатларын мактау билгеләре һәм дипломнары белән бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узган. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүче “Я СМОГУ” коммерциянеке булмаган автоном оешмасы рәисе Марат Ильясовка, 2020 елда республикада гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен, Татарстан президенты премиясе тапшырылган.


Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев