Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы балык үрчетүгә грант откан

“Крестьян (фермерлык) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалган.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматына караганда, конкурс җиңүчеләренә грантларның гомуми суммасы 350 миллион сум тәшкил иткән, шуларның 203 миллион сумы (58%) федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

Татарстанның 17 муниципаль районыннан конкурска кертелгән 50 крестьян (фермерлык) хуҗалыгының 25е грантка лаек дип табылган һәм алар якын арада гаилә фермаларын үстерү буенча проектларын гамәлгә ашыруга керешәчәк. Җиңүчеләр 3,6 миллион сумнан 28,1 миллион сумга кадәр акчалата грант алачак.

Җиңүчеләр арасында Баулы районы Кызылъяр авылы җирлегеннән Аркадий Манукян да бар. Конкурста ул елына кимендә 150 тонна балык үрчетү  буенча ферма төзү проекты белән катнашкан.

Республикада әлеге грантлар исәбенә 17 гаилә терлекчелек фермасы төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк, өстәмә рәвештә 1846 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 1116 баш сыер һәм таналар) сатып алыначак, 75 даими эш урыны булдырылачак.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев