Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы алга омтылып яши

Дәүләт мәшгульлек хезмәте оешуга 19 апрельдә 30 ел тула. Шул уңайдан без, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләрдән файдаланып, үз эшләрен ачкан эшлекле ике ханым турында бәян итәбез.

Хатын-кыз эше саналмый торган эш белән шөгыльләнүче Зөлфия Ганиева фикеренчә, күңелең яткан хезмәттә эшләргә кирәк, дигән фикердә тора.

Без аның белән автомобильләр юу салыны янында очраштык. Папка тоткан, хезмәткәрләренә ышанычлы итеп күрсәтмәләр бирүче энергияле яшь ханым шунда ук игътибарыбызны җәлеп итте. Автомобильләргә хезмәт күрсәтүче салон хуҗасы Зөлфия Ганиева булып чыкты ул.

Аның белән аралашу җиңел булмады: телефоннары (эш һәм шәхси телефоннары) бертуктаусыз шалтырап торды. Өстәвенә, тимер атларын юарга килүче автомобильләр дә күп иде. Хәзер мондый салоннарда кайнар чор – автомобиль ияләре машиналарының кышкы тәгәрмәчләрен җәйгегә алыштырырга ашыга. Шуңа күрә Зөлфия Әнис кызының утырып торырга да вакыты булмады. Аның эш көне иртәнге сәгать сигезенче яртыда башлана һәм ул соңгы клиентка кадәр эшли. Шулай да 2016 елда бу бизнесны сайлавына бер дә үкенми.

Зөлфия Әнис кызы, барлык документларны җыя, бизнес-план төзи һәм аларны кече бизнес өчен ярдәм алу программасында катнашуга тапшыра.  Аннары бизнес-планын мәшгульлек үзәгенә тапшыра һәм финанс ярдәме ала.

Техника белән хатын-кыз үзара туры килә алмый торган әйберләр, дигән фикер бар. Тик Зөлфия Әнис кызы моның алай булмавын дәлилли. Аны хәтта тимер леди дип әйтүчеләр дә бар. Эшендә, билгеле, тормыш иптәше дә булыша. Алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Зөлфия Ганиева сөйләгәнчә, эшендә иң авыры - кешеләр белән җитәкчелек итәргә өйрәнү, йомшак характерын үзгәртү булган.

 Зөлфия Әнис кызы мәшгульлек хезмәте белән хезмәттәшлек итүен эш бирүче сыйфатында дәвам итә. Ул үзенең салонында, начар гадәтләрсез, җаваплы хезмәткәрләр эшләвен тели, шуңа күрә теләсә кемне эшкә алмый.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев