Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыларны шигырь укучылар бәйгесендә катнашырга чакыралар

Сәнгатьле итеп шигырь укырга яратучы, Муса Җәлил иҗатын үз итүче баулыларны «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсының район этабында катнашырга чакырабыз.

Катнашучы булу өчен, Муса Җәлилнең татар, рус яки теләсә кайсы башка телдәге әсәрен сайларга һәм, видео яздырып, аны 89179130395 номерына яисә fziarova@mail.ru почта адресына җибәрергә кирәк.

Шулай ук фронтовик якташларыбызның татар яки рус телендә язылган әсәрен дә сайлап алырга яки Бөек Ватан сугышы турындагыгы үз шигырегезне башкарырга мөмкин. Чыгыш вакыты 5 минуттан артмаска тиеш.

Видеоны 14 ноябрьдән дә соңга калмыйча җибәрергә кирәк. Иң яхшы чыгышлар видеолары  конкурсның зона турына җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев