Баулыларны фикер алышуларда катнашырга чакыралар
Баулыда төзекләндерелергә тиешле территория өчен тавыш бирү үткәрелгән иде.
Тавыш бирүдә иң күп тавыш Баулы шәһәрендәге Җиңү һәм Хезмәт даны паркы өчен бирелде - 409 тавыш (87.77%), Баулының төньяк-көнбатыш өлешендәге Баулы елгасы өчен - 44 тавыш (9.44%), Баулы шәһәрендәге ипподром территориясе өчен - 13 тавыш (2.79%) бирелде.
Үз теләкләрегезне, идеяләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне түбәндәге почта адресына юллый аласыз: bauly.arch@mail.ru, яки әлеге биттә язып калдырырга була: http://bavly.tatarstan.ru/rus/kakim-budet-park-pobedi-i-trudovoy-slavi.htm
Сезнең актив катнашуыгызга өметләнәбез. Сезнең фикерегез безнең өчен бик мөһим!
Фото: Л.Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев