Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыларга уңыш юлдаш

“Тәрбиянең яңа фәлсәфәсе” III Бөтенроссия балалар премиясенең төбәк этабына йомгак ясалган. Призёрлар арасында Баулы районы вәкилләре дә бар.

 “Тәрбиянең яңа фәлсәфәсе” – тәрбия практикаларын таратуга һәм җәмәгатьчелек игътибарын педагогик, мәгърифәтчелек, иреклеләр эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән Бөтенроссия балалар премиясе.
Бәйгене уздыруның төп максаты – “Мәгариф” илкүләм проектының “Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү” федераль проектының иң яхшы муниципаль координаторларын, директорларның тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек буенча иң яхшы киңәшчеләрен, шулай ук үсеп килүче буынга гомумроссия рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә тәрбия бирүгә зур өлеш кертүчеләрне ачыклау. 
Призлы урын алучылар арасында баулылар да бар: директорлар  киңәшчеләренең муниципаль координаторы Лилия Шәрәпова – “Команданы илһамландыручы” номинациясендә, аграр көллият директоры киңәшчесе Динара Әхмәтова “Һөнәри маршрутлар навигаторы” номинациясендә икенче урынга лаек булганнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев