Баулыларга укырга мөмкинлекләр күп
“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында “Берёзка” тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләрнең активлыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.
Мәсәлән, шушы көннәрдә хезмәт буенча инструктор Регина Галиева тарафыннан “Үз кулларың белән макароннан эшләнмәләр” дигән темага дәрес үткәрелгән. Ул үзенең “укучыларын” макарон эшләнмәләрен сайларга һәм кул эшләнмәләрен бизәргә өйрәткән. Социаль хезмәт алучылар үз куллары белән оригиналь композицияләр ясарга өйрәнгәннәр. Мондый дәрес абстракт фикерләүне, фантазияне, кулларның вак моторикасын үстерергә һәм эмоциональ халәтне яхшыртырга ярдәм итә.
Фото: “Берёзка” тернәкләндерү үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев