Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыларга шигырь сөйләргә кар-яңгыр комачау итми

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. “Баулы-информ” редакциясе коллективы, үзенең дусларын чакырып, Фәнис Яруллин һәйкәле янында Шигырь бәйрәме үткәрде. 

Иртәдән котырынып алган буран да, туктаусыз койган яңгыр да бәйрәм үткәрергә киртә булмады. Билгеләнгән вакытка, сәгать 11гә шигырь яратучы милли җанлы баулылар бәйрәм буласы урынга җыелды. Нәкъ бер ел элек беренче тапкыр шигырь бәйрәме булган урынга. Узган елны шәһәрдәшләребез безнең башлангычыбызны бик хуплап чыкканнар һәм аны традиция итәргә кирәк дип теләк белдергәннәр иде. Ә шәһәрдәшебез Ландыш Фәизова ул бәйрәмнән илһамланып кайтып, шигырь дә язган булган, алгарак китеп әйтик, быел ул аны микрофон янына чыгып укыды.
Иң беренче микрофон янына чыгып, яраткан шагырьләренең шигырьләрен уку хокукы ветераннарга бирелде. Шәһәрнең мактаулы гражданины Мөхтәр Афзалов Рашат Низаминың “Безнең Тукай” исемле шигырен яңгыратты. Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Рәзинә Шараева, районыбызда Фәнис Яруллин елы баруын күздә тотып, якташыбызның “Бер җыр калдырыйк” шигырен укыды. Китапханәчеләр Рәмзия Шәрипҗанова, Флера Хәсәнова, мәктәп укучылары Руслан Хисамов (3нче мәктәп), Алсу Миргалимова (4нче гимназия) зур осталык белән яраткан авторларының әсәрләрен башкардылар. Тамаша кылучыларны иң шатландыручылар – Кызылъяр мәктәбе укучылары Эмиль Габидуллин белән Элина Миңнушина булды. Алар зур осталык белән күренекле авылдашлары Фәнис Яруллинның балалар өчен язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Элбәттә инде, шигырь укудан журналистлар да читтә калмады: бәйрәмне алып баручылар Фәридә Зыярова белән Индира Сәйфуллинага кушылып, коллегаларыбыз Кадрия Гыймазова, Айгөл Хөсәенова да күңелләренә якын шигырьләрен укыдылар.
Бәйрәм “Чишмә” халык ансамбле башкаруында “Туган тел” җыры белән тәмамлады. Танылган ансамблебезгә бөтен кеше кушылып җырлады.
Эшебез изге булуын чамалаптыр, ахры, бәйрәм барган вакытта яңгыр туктап торды. Шулай итеп хәтта табигать тә гамәлебезне хуплады. Болай булгач бу бәйрәмнең дәвамы булыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев