Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Зифа Кадырова белән очрашты

Баулы үзәк китапханәсендә популяр язучы Зифа Кадырова белән очрашу булды. Чарада Уфаның “Нур” театры артистлары Дамира Сәетова һәм Вильдан Мисбахов та катнашты.

Зифа Кадырованың китаплары Баулы китапханәләрендә иң күп укыла торган китапларның берседер, мөгаен. Очрашуга аның иҗатын сөючеләр күп килгән иде. Язучы үзенең тормыш юлы, әсәрләрендәге һәр герой турында җентекләп сөйләде.
“Мин беркайчан да язучы булырмын дип уйламадым. Гомер буе төзүче булып эшләдем. Тик минем башымда тормышта нидер үзгәрергә тиеш, дигән уй йөрде. 48 яшемдә яза башлагач, минем күңелгә менә шул җитмәгән булган икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Әсәрләр язу – минем миссия икәнен аңладым”, – дип сөйләде ул. 
Очрашуга Уфаның “Нур” театры артистлары Дамира Сәетова һәм Вильдан Мисбахов та килгән иде. Алар матур җырлары белән чыгыш ясадылар.
Аннары очрашу сорау-җавап форматында дәвам итте. Баулылар Зифа Кадырованың әсәрләрен бик кызыксынып укуларын әйттеләр, яраткан язучыларына ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Очрашуга килгән кешеләрнең күбесе билгеләп үткәнчә, Зифа Кадырова әсәрләренең төп үзенчәлеге шунда: алар укучының күңелен кузгата, елата.
“Минем Чаллыда яши торган бер туганым, бөтенләй татарча китап укымаган 13 яшьлек яшүсмер егет, сезнең китапларны, бик кызыксынып, елый-елый укыган иде. Кеше күңелендә хисләр уята алганыгыз өчен, зур рәхмәт Сезгә”, – дип мөрәҗәгать итте бер ханым, сезнең әсәрләр аша татар әдәбиятына якынайдым, дип әйтүчеләр дә булды. 
Аның китапларын күпләр якын итүнең тагын бер сәбәбе: һәр укучы ул әсәрләрдә үз язмышын күрә. 
“Миннән: “Онкология темасын каян белдең?” – дип еш сорыйлар, – ди Зифа Кадырова. –  Мин үзем онкология хастаханәсендә ятып чыктым. Анда килгән кешеләр: “Санаулы калган гомерең – иң мөһиме. Эшләп өлгерергә нинди эшем бар?” – дигән уй белән яшиләр”. 
Язучының илһам килмәгән вакытлары да була.
“Бик авыр чор ул. Язып та булмый, баш та ял итми, ашаудан каласың, эшли алмаганга борчыласың. Утыр да яз, диләр миңа. Яз дип әйткәннән генә язып булмый шул. Аның үзенең бер вакыты бар. Мин ел буе язмыйча йөрергә дә, аннары ике айда язып бетерергә дә мөмкинмен”, – ди Зифа ханым.
Ул бер генә җөмләсен дә кабаттан язмый икән. Язып бетергәч, өстәми дә. Өстәсәм, ясалма килеп чыга бит ул, ди үзе.
Ике сәгатьлек очрашу бер мизгелдә үтте дә китте. Бик җылы, дусларча, ихлас аралашу булды. 
“Миңа Зифа Кадырованың гади, аңлаешлы язуы, тормышчан мәсьәләләр турында язуы, аның тормышка карашы ошый, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Эльвира Әхмәтҗанова. –  Зифа Кадырова китапларын яшьләргә укытсак, бик зур үрнәк, стимул булыр иде. Минем улым Әлмәттә политехника техникумында укыды. Татар төркемендә дәрестән тыш уку итеп, аларга Зифа Кадырова әсәрләрен укыттылар. Аның әсәрләре бөтен кешегә дә тәэсир итмәсә дә, уннан берсе укыса да әйбәт булыр иде. Кичәге очрашудан соң, Зифа Кадырованың бөтен әсәрләрен кабаттан укып чыгасым килә”. 
 “Мондый очрашуларга килсәм, нинди бәхетле кешеләр эшли монда, дип уйлап куям. Шулкадәрле матур китапханә сездә. Чакыруыгыз өчен зур рәхмәт, – диде Зифа ханым.
Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фәхриева очрашу кунакларына рәхмәт әйтте, Зифа Кадыровага һәм Дамирә Сәетовага чәчәкләр тапшырды. 
Очрашуга килүчеләр ахырда бергәләп фотога төштеләр, язучыдан автограф алдылар.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга мөмкин булачак.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев